Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгул авылында спорт мәйданчыгы ачылу тантанасына бөтен авыл җыелган иде (фото)

Яңгулда 13нче августта тантаналы төстә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу Республика Президенты программасы нигезендә районыбыз җирлегендә төзелгән җиденче мәйданчык.

Яңгул авылы элек-электән көрәшчеләр, яшь спортчылар белән дан тоткан авыл. Биредә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны хуплаучы, спортка битараф булмаган халык яши, дисәк тә һич арттыру булмас.
Районда бары тик Яңгул авылында гына урам ярышлары, күңелле эстафеталар, балык тоту бәйгеләре үткәрелә торгандыр. Авыл яшьләре арасында традицияләрен саклаучы, дәвам итүче һәм башлап йөрүче үз лидерлары бар. Үзешчән сәнгатьтә дә сынатмыйлар алар, шыгрым тулы заллар белән кичәләр үткәрүләре якын-тирә авыллар өчен үрнәк булып тора. Менә шундый бердәм халыкны сөендереп, 13нче августта мәктәп янәшәсендә балалар, яшүсмерләр өчен уен һәм спорт мәйданчыклары ачылды.
Әлеге зур тантананың шаһитләре булудан да аларның берсе дә читтә калмады, бергә җыелып килгәннәр - авыл җирлеге идарәсе шушы форсаттан файдаланып, "Авыл җыены" оештырды. Яңгуллыларның шатлыгы белән уртаклашырга муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. Район башлыгы үзенең тәбрикләвен җиткереп, әлеге мәйданчыкларның уңышлы файдалануын, авыл яшьләренең спортта тагын да югарырак үрләр яулавын теләп, авыл җирлеге җитәкчесе Ринат Гарипов белән кызыл тасманы кисте.
Бәйрәм тантанасын ямьләндереп район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең җыр-биюләре башкарылды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең районыбыздагы активистлары исә халыкны алда торган сайлауларда активлык күрсәтергә өндәп йөрделәр. Җирлек җитәкчесе Ринат Гарипов бу уңайдан: "...Узган бик күп сайлауларда да сынатмадык, халык киләчәк өчен дөрес юлны сайлап, кирәкле кандидатны күрсәтә белде. Сайлаучыларыбыз актив катнашты, быелгы сайлауларга да оешкан төстә килеп, Президент һәм җирлекләрдә депутатлар сайлауда бердәм булып катнашырбыз дип ышанып калам. Республика Президенты программаларының халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган мондый төзелешләре авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга, яшьләрне авылда калдыруга юнәлгәне күренеп тора. 18 яшькә кадәрге 200гә якын баласы булган авылыбыз өчен мондый уен һәм спорт мәйданчыклары бик кирәк иде", дип белдерде.

Чыннан да хак сүзләр, чөнки Яңгул авылы аягында нык басып торган, өметле киләчәге булган зур авылларыбызның берсе. Бу ышаныч үсеп килүче яшь буын, яшьләр һәм тормыш корып, яңа йортлар салып, авылда төпләнеп калган яшь гаиләләрнең ел саен артып тору мисалларында ачык күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250