Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгул илендә зур бәйрәм - Мәрфуга әбигә 90 яшь

Капкасына кызыл йолдыз сугылган тыйнак кына авыл өендә бүген зур бәйрәм

Бүген Яңгул авылында яшәүче Мәрфүга Нәҗипованың 90 яшьлек юбилее. 
Капкасына кызыл йолдыз сугылган тыйнак кына авыл өендә бүген зур бәйрәм. Ананың балалары әниләрен зурлап төп йортка җыйналган. Күз ачкысыз буран дип тормаганнар, Кунырда кияүдәге кызлары да таң белән килеп җиткән, Казандагы оныклар да дәррәү кайтып керде. Гомерен "Яңа тормыш" колхозына хезмәт куюга багышлаган, авыл җирлегенең хөрмәтле өлкәннәреннән булган Мәрфүга әбине котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге Алсу Гатиятуллина, "Яңа тормыш" җитәкчесе һәм дә авыл җирлеге башлыгы килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев