Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгулдан Сания Рамазанова яза... Ни дип яза микән, укып карагыз әле?!

Вакыт үткәнен сизмәгәнбез дә...

Мин Борнак авылына  чыккан җиремнән  “Гүзәл затлар  –дөнья бизәге” булган әниләр, дәү әниләр кичәсенә туры килдем. Бүлмә тутырып ак, зәңгәр яулык бәйләгән , берсеннән-берсе матур дәү әниләр, яшь әниләр гөрләшеп утыралар.  Хәл- әхвәл сорашалар, күңелле итеп шаян оныкларын сөйләп алалар. 8 мартка багышланган бәйрәмне китапханә мөдире Лилия Хәбибуллина –“Көннең яктылыгы- кояшта, Күкнен матурлыгы – йолдызларда. Җир йөзенең гүзәллеге – хатын кызларда”,  дигән матур сүзләр белән башлап җибәрде. Ул чын йөрәгеннән чыккан ягымлы сүзлэр белән килгән кунакларның тырыш,  ярдәмчел, йомшак күңелле,  бик - бик хөрмәткә лаеклы әниләр, дәү әниләр икәнен әйтеп үтте. Чыннан да, кичәгә килгән  Әниләрдән мәхәббәт, яктылык  һәм  җылы нур бөркелә иде. Әниләрне бәйрәм белән котларга Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Миннәхмәт улы да килде. Ул кичәгә килгән дәү әниләрне, яшь әниләрне  бәйрәм белән котлады. Котлау шундый ялкынлы булды. Һәр  әнинең бите алсуланып күзләренә нур иңде. Шамил Миннәхмәт улы китапханэ мөдире Лилия Хәбибуллина үткәргән чараларга зур бәя бирде һәм үзенең олы рәхмәтен белдерде. Яшь әни Чулпан үзенең тирән эчтэлекле шигырьләре белән кичәне дәвам итте. Искә алулар, кичерешләр, хәзерге рәхәт тормыш турында әңгәмәләр кызганнан- кыза барды. Вакыт үткәнен сизмәгәнбез дә. Кичәбезне күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән дәү әни Гөлфинур ханым йомгаклады. Һәр әнигэ озын  гомер, бәхет, саулык теләде. Шундый истәлекле кичэ үткәргәне очен Лилиягә рәхмәт әйттеләр. Кичәдә катнашучылар гапләшә-гапләшә әкерен генә таралыштылар. Тагын шулай очрашырга язсын иде дигән теләк иде алар күңелендә.

Сания Рамазанова-Нәбиева

Яңгул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әбиләр бәйрәме