Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшылык җирдә ятмас

- Энеңне үзеңнән калдырасы булма. - Фәрзиягә дә, Фәриткә дә күз-колак бул. - Әбиеңнең сәламәтлеге чамалы. Аны борчымагыз, шаулап уйнамагыз. Фәүзия үзен белә башлаганнан бирле әнисенең эшкә киткәндә әйткән шундыйрак сүзләрен, кисәтүләрен ятлап бетергән иде.

... И, бу гомер. Әбиләре Шәмсениса да балаларыннан, оныкларыннан бик канәгать калып гүр иясе булды. Инде әнә энесе Фәнис тә, аннан соңгылар Фәрзия, Фәрит, Фоат, Фәрхат та үсеп җиттеләр. Хәзер үзләре әти-әни, кайсылары оныклы да булды.


- Төпчек малай Фәрхатның улы Раниф та армиягә китә быел.
- Авылда төп йортта әниебез белән яшәүче Фоатның кызы Илзия барыбызның да сөенече. Фәүзия һәр туганының гаилә тормышы, аларның балалары белән үзенекедәй якын итеп танышып тора, аларга һәр җирдә, һәрвакыт ярдәм итә.
Әнә гомер буе колхозда механизатор булып эшләп пенсиягә чыккан әтиләре Фәйзелхак абыйны кадерләп, тәрбияләп соңгы юлга озаткан, хәзер әниләре Гайрифә апаны кадер-хөрмәттә яшәткән төп йортта торучы энесе Фоат белән аның тормыш юлдашы Фәниянең кызлары Илзиянең уңышларына ничек куана ул. Илзия Куныр урта мәктәбенең иң актив, мактаулы укучыларының берсе, төрле конкурсларда җиңүче.


- Олы кызлары Фәнзия минем юлдан китте. Сәүдә техникумын тәмамлап эшли, һөнәре буенча читтән торып югары уку йортында укый, - ди Фәүзия үз эшенә дәвамчы булуына горурланып. Әле энесе Фәниснең кызы Рания дә сәүдәне сайлаган, моның буенча техникум да, институт та тәмамлаган.


- Фәнис белән Фәниянең өч бала. Инде уллары Ранисны өйләндерделәр, оныгыбыз бар - ди Фәүзия моңа әниләре Гайрифә ападан ким шатланмыйча.
Кайткан саен аңа тегесен-монысын алып тора. Ә туган авылы Шодага кайтулары бик еш аның. Чөнки 4 энесе дә шушында төпләнде, гаилә корып, йорт җиткереп, балалар үстерделәр, үстерәләр. Тормыш юлдашы Камил дә Фәүзиясенең туганнарын үзенекедәй якын итә. Фәүзиясен атна саен Шодага алып кайта, аның туганнарына гел ярдәм итеп торуын хуплый, үзе дә бик ярдәмчел. Шулай булмыйча, Фәүзия Камилнең әтисенә нинди зур хөрмәт күрсәтте. 80 яшенә кадәр гел тәрбиядә булды карт. Хәзер Камилнең инвалид энесе Шамил дә шундый тәрбиядә. Эшеннән бик арып кайтса да, өйдәгеләренә сиздерми Фәүзия. Һәрчак ягымлы, сабыр. Шуңа күрә эшләгән җирендә дә абруйлы хезмәткәр.


- Фәүзияме? Фәүзия тотынган эшнең азагы әйбәт булырына шик юк. Теге вакытларда таралып беткән универмагны да бөтенесен үз җаваплылыгына алып саклап калды, күтәрде ул, - ди ул чакта Чепья сельпосында эшләгән, хәзер Чепья башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Йосыпова.


Училище белеме белән 1976нчы елдан бирле сәүдә системасында эшли Фәүзия. 1999нчы елдан Чепья универмагында мөдир.
- Кибеткә икенче «сулыш» бирде. Әллә нинди усал телле кешеләр дә ул саткан кибеттән тынычланып, тормыштан канәгать калып чыгып китәләр, - ди биредә бухгалтер булып эшләүче Резида Минһаҗева.
Кулалмашы Гөлназ Садыйкова белән бик килешеп эшлиләр. Гомумән, кеше белән низаглаша белми Фәүзия, гел уртаклык табарга омтыла. Сабыр гына яшьләрне дә эшкә өйрәтә. Хәзер халык яхшы яктан телгә алып сөйли башлаган сатучылар - Гөлназ, Лидия, Гөлсәрия, Эльвира... кайчандыр Фәүзия апалары мәктәбен үткән кадрлар.


- Барыбыз да хөрмәт иткән менә шундый кешелекле, олы җанлы һәм үз-үзенә бик таләпчән сатучыбыз Фәүзия Әхмәдиевага 8 июньдә 55 яшь тула, - ди Чепья сәүдә берләшмәсе бухгалтеры Резида Минһаҗева. - Без аны ихластан шушы олы юбилее белән котлыйбыз, үз хезмәте белән берләшмәнең сакланып калуына керткән өлеше өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзең яхшы булгач, алдагы көннәреңдә дә гел яхшы кешеләр генә очрар, олыгайган көннәрең бәхеттә һәм сәламәтлектә үтәр дип ышанабыз.


Әйе, шулай булсын. Яхшылык җирдә ятмый. Син күрсәткән игелекләр синең үзеңә бәхетле матур көннәр булып әйләнеп кайтсын. Юбилеең белән, Фәүзия. Җаныңдай якын күреп хөрмәтләгән барлык туганнарың, хезмәттәшләрең, дусларың сиңа бары тик бәхет кенә телиләр.


Рәсемдә: Центрсоюз, Татпотребсоюз һәм районның күп Мактау таныклыклары белән бүләкләнгән Фәүзия Әхмәдиева (уңда) кулалмашы Гөлназ Садыйкова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250