Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыны да күрергә кирәк

Атналар буе буран котырып, өзлексез яуган карлар урамнарны тутырып бетергән иде, сынатмады юлчылар, иртә таңнан эшләп юлларда кызу хәрәкәт башланганчы бөтен җирне тәртипләп, чистартып бардылар.

Безнең кебек гади халыкның да фикеренә колак салган мәгънәле, таләпчән җитәкчеләр бар бит районда. Әле кыш башында ук машинасы белән урамда очрап, “МДСУ-1” оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов дәште, “Фәридә апа, урамыгызны тиешенчә чистарталармы?” дип кызыксына. Урамга 2017 елның җәендә, гозеребезне тыңлап, әйбәтләп асфальт салуны да оештырган бу җитәкчегә канәгать булып, ихлас рәхмәтемне җиткердем.

Инде аннан соң атналар буе буран котырып, өзлексез яуган карлар урамнарны тутырып бетергән иде, сынатмады юлчылар, иртә таңнан эшләп юлларда кызу хәрәкәт башланганчы бөтен җирне тәртипләп, чистартып бардылар.

Бер тыкрык шикелле генә безнең тар урам да көн саен иртә беләнгә ялт иттереп куелды, транспорт йөрергә дә, җәяүлегә атларга да мөмкинлек тудырылды. Безнең яктагы хатын-кызлар кичке биләмгә – һава суларга чыгып, Адбулла Алиштан югарырак урнашкан киң иркен урамнарда карның һәрвакыт вакытында чистартылып, халыкка уңайлылык тудырылуына сөенеп кайталар. Мондый игелекле эшләрне “МДСУ-1” оешмасы оештыра, механизаторлары тырышып эшли. Кимчелекне генә түгел, яхшылыкны да күрә, бәяли белергә кирәк. Юлларны чиста тоту шоферлар өчен дә бик мөһим. Кышын да ялт иткән юллардан йөрисе килә бит.
 

Фәридә Шакирова.

Фото: Ринат Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бистә юллары