Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташлар котлый

Яңа ел ул – үзенчәлекле бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә – барыбыз да көтеп алабыз. Ул гомер-гомергә гаилә бәйрәме булды.

Таһир Һадиев – ТР Дәүләт Советы депутаты, Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе:
– Хөрмәтле якташларым! Яңа елның беренче көне белән Сезне!  Яңа ел ул – үзенчәлекле бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә – барыбыз да көтеп алабыз. Ул гомер-гомергә гаилә бәйрәме булды. Шуңа күрә бүгенге вәзгыять шартлары да бу бәйрәмне якыннарыбыз белән күңелле итеп үткәрергә комачауламас. Гаиләләребез имин булып, барыбыз да сау-сәламәт, имин яшәргә һәм эшләргә язсын!. Яңа ел ул шулай ук хезмәт коллективларында бер кат ирешелгәннәрне барлау, йомгак ясау, алдагы елга планнар кору чоры да. Бу яктан 2020 ел районыбыз өчен бик тә уңышлы ел булды. Игенчелек, терлекчелек өлкәсендә  ирешкән уңышлар буенча Балтач районы быел да лидерлар сафында. Заман һәрвакыт үзенең таләпләрен куя, сез бар яктан әлеге таләпләргә җавап бирерлек эш оештыра, эшли дә, матур итеп ял да итә, яши дә беләсез. Мин гомерем буе якташларымның тырышлыгына сокландым, сокланам һәм чын ихластан алга таба да уңышлар телим. Элекке матур гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалмасын, Балтачыбызны таныткан матур традицияләребез, уңышларыбыз дәвамлы булсын! Иң мөһиме, хәерле еллар килсен!

Зөлфия Хәлиуллина – “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррир урынбасары:
– Һөнәрем буенча миңа республика районнарында күп булырга, йөрергә туры килә. Шуңа күрә чагыштырып карар мөмкинлегем күп. Безнең Балтач кебек матур, төзек, яшәр, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган районнар күп түгел. Балтачлылар өчен күптән инде гадәти хәл булган табигый газ, асфальт юллар, һәрбер йортка су кертелү әле күпләр өчен хыял булып калган урыннар да бар. Кая гына барсак та, “Мин – Балтачтан, Балтач кызы”, – дип горурланып әйтәм, һәм Балтачыбыз турында читтә дә мактау, соклану сүзләре ишетү бик рәхәт. Гел шундый алдынгы, үрнәк булып калыйк, якташлар! 2021 нче елда да уңышларыбыз мул, һәрберебез сау-сәламәт булыйк!      

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел котлавы