Якташыбыз, Фаяз Фәнил улы Шакиров, тагын да җаваплырак вазыйфага билгеләнде
Фаяз Шакиров табигать байлыкларын файдалануга күзәтчелек итүче регионара Идел-Нократ Федераль идарәсенең җитәкчесе итеп билгеләнде
Якташыбыз, моңарчы Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитны саклау, экология буенча Баш Дәүләт инспекторы- министрның беренче урынбасары булып эшләгән Фаяз Фәнил улы Шакиров тагын да җаваплырак эшкә җигелде.☝
Ул Россия Министры Александр КОЗЛОВ приказы белән табигать байлыкларын файдалануга күзәтчелек итүче регионара Идел-Нократ (Волга-Вятский) Федераль идарәсенең җитәкчесе итеп билгеләнде.?
Аңа яңа эшендә уңышлар телибез!???
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев