Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Зөлфия Хәлиуллинадан кызыклы язма (+фото)

Төньяк Осетиянең Даргау тарлавыгыннан Кизил Дон елгасы буенча барсаң, «Үлеләр шәһәре» (Город мертвых) бар. Тау битенә урнашкан бу нәни генә йортлар каберлекләр һәм аларның һәрберсендә йөзләгән кеше мәете.

Биредәге табигать шартларында мәетләр таркалмый, ә мумиягә әйләнә. Һәр нәселнең үз каберлеге булган. Нәни тәрәзәләрдән эчке якка карасаң, әле дә анда дистәләгән кеше башларын, сөякләрен күрәсең, кайберләренең һәтта киемнәре дә сакланган. Мин бик җентекләп карамадым, мумияләшкән гәүдәләр дә җитәрлек диделәр.

Тагын да башка сыймаганы, шушы кеше сөякләрен (күберәк баш сөякләрен) туристлар урлыйлар икән

Холера чумасы вакытында, якыннарына чир ияртүдән куркып, авыру кешеләр үзләренә кечкенәрәк каберлек ясатып, шунда күчкәннәр. Туганнары нәни тәрәзәдән азык калдырып китә торган булганнар. Азыкны алмый башлый икән, димәк инде үлгән, тәрәзәне ябып куйганнар. Мондый каберлекләр бераз читкәрәк урнашканнар. Авыру хатын кыз үлгән каберлекнең берсенең эчке стенасына Осетиннарның үз телләрендә «Безгә яратып карагыз. Бездә Сезнең кебек идек, Сез дә безнең кебек булачаксыз» дип язылган сүзләр бар диелә. Бу язу бүгенге көндә бик начар укыла.

Ни өчен каберлекләр мондый дигән сорауга галимнәр тау таш арасында җирнең кыйммәт булуына бәйле дип аңлаталар галимнәр. Осетиядә шушындый 150 каберлек сакланган, шуларның 95 биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев