Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Кырымнан кайтты

Соӊгы вакытларда Кырымда булган вакыйгалар турында кайда гына сөйләшмибез, эштә дә, өйдә дә, урамда да.

Ярымутрауда яшәүче һәм үзләренеӊ язмышларын безнеӊ ил белән бәйләгән ватандашларга ярдәм җыюны да оештырдык. Бүгенгесе көндә район «Изгелек» («Святость») фондына җыелган 120 меӊ сум күләмендәге акча инде аларга ярдәм йөзеннән төзелгән фондка тапшырылган. Кырымдагы хәлләрне күреп, референдум вакытында турыдан-туры урында булган, кырым татарлары белән төрле очрашуларны оештырган Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре, тамырлары безнеӊ төбәктән булган Марат Бариев белән сөйләшү очрашуга килүчеләр өчен бик әһәмиятле булды. Депутат Кырымдагы сәясәт һәм безнеӊ аӊа караш турында сөйләде, үзенеӊ эшчәнлеге һәм районда бергә эшләнгән һәм эшләнәчәк күләмле проектларга тукталды, сорауларга җавап бирде. Җыелышны Балтач район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды. Ахырдан Марат Бариев аерым мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250