Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Таһир Әгъләмов кунакка кайтты (фото)

Яңа ел бәйрәмнәренә тумышы белән Кариле авылыннан булган райондашыбыз Таһир Әгъләмов кайтты.

Таһир Әгъләмович бүгенге көндә Чита шәһәрендә яши. Ул Байкал арты краеның Чик буе хезмәте ветераннары Советы әгъзасы, шулай ук Байкал арты крае Иҗтимагый палатасының милли кыйммәтләрне саклау, патриотик тәрбия, физик культура һәм спорт, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе, "Спорт һәркем өчен" дип аталучы Губернатор проектының координаторы да. Ул һәрчак районыбызның чик буе хәрәкәте активистлары белән элемтәдә тора. Хәрби-патриотик хәрәкәт эшен яхшырту буенча киңәшләрен биреп, әлеге юнәлештәге эшләребез белән кызыксынып, уңышларыбызга сөенеп яши. Шушы көннәрдә ул районыбыздагы һәйкәлдә булып, чик сакчылары хәрәкәте ветераннары-активистлары - Дилүс Гатиятуллин һәм Ринат Зарипов белән очрашты. Ул һәрбер гаскәрләргә куелган һәйкәл-символларга югары бәя биреп үтте һәм киләчәккә уңышлар теләде. Районыбызның чик буе хезмәте лидерлары Таһир Әгъләмович белән очрашуга бик шат булып, май аенда үткәрелүче Чик буе сакчылары көненә көтеп калуларын җиткерделәр.
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250