Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Якты юл»ның уңган егете

Дәүләтшиннар авылда гына түгел, районда да күренекле шәхесләр. Гыйльмулла Дәүләтшин заманында Куныр авыл советы рәисе булып эшләде. Ул рәислек иткән чорда хуҗалык җитәкчеләре белән уртак тел табып, авылларда бик күп социаль мәдәни объектлар сафка басты, юллар төзекләндерелде. Уллары да нәкъ әтиләре кебек йөрәкле, авыл җанлы булып чыкты. Бүгенге язмам Гадәнбану...

Гыйльмулла абый үзе исән булса, Илфатының төп нигезне гөрләтеп яшәвен күреп, эшендәге уңышларына ихластан куаныр иде. Хәер, үзе безнең арабызда булмаса да, барысын белә, барысын күрә һәм улының авыл халкы өчен янып яшәве белән горурланадыр кебек. Ничек горурланмыйсың ди?! Чавал техникумын тәмамлап, армия сафларыннан соң Шода клубы мөдире булып башланган хезмәт юлы бүген нинди югарылыкта бит. Бүген Илфат «Якты юл» җәмгыятенең баш зоотехнигы. Күкрәген данлы медальләр, өй түрендә ярышларда алган затлы кәнәфиләр, кыйммәтле телевизорлар бизәмәсә дә, аның өчен бәяләп бетергесез зур бүләк ул авылдашлары хөрмәте. Нәкъ менә шул хөрмәт хисе аның эшен уң, халык арасында йөзен ак итә дә инде.
Кайда гына эшләсә дә, сынатмый егет. «Эшлим, булдырам!» дигән максат белән эшкә тотына ул. Илфат бригадир булып эшләгән елларда Шода авылына газ кертелә. Билгеле, бригадирга таякның иң юан башы эләгә. Эшне оештыру, техника һәм эшче көч белән тәэмин итү - берсе дә бригадирдан башка эшләнми. Авылдашлары арасында зур хөрмәт казанганга кемгә генә мөрәҗәгать итсә дә сүзе үтә аның. Кеше сүзенә колак салып, аңлашып, ярдәмләшеп эшли Илфат. Эшне җиренә җиткереп намус белән башкарган Илфат Дәүләтшинга төп хезмәтеннән тыш, ферма мөдире вазыйфасын да йөклиләр. Авыл, аның халкы өчен янып эшли Илфат. Колхозчыларның бер генә үтенечен дә кире какмый, киңәшләренә дә колак сала. Шуңа да коллективның ирешкән уңышлары бихисап. Район күләмендә гел мактаулылар рәтендә йөргән Шода фермасы өе узган ел республика конкурсында призлы урын алды. Бу исә Илфат Гыйльмулловичның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе хакында сөйли. Шода авылында яңа мәктәп, мәчет, ферма һәм ферма өе, читтән кайткан кешеләргә йорт салуда да Илфат Дәүләтшинның өлеше бик зур.
Булганнан бар да була, ди халык. Илфат Дәүләтшин да шундыйлардан. «Якты юл» җәмгыятендә зоотехник белгечлеге буенча хезмәткәр кирәк булгач, һич икеләнмичә Илфат Дәүләтшинны билгелиләр. Бүген терлекчелекне алга җибәрү өчен армый-талмый хезмәт иткән көне. Киләчәктә дә куйган хезмәтләренең игелеген күреп, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын. «Якты юл»ның уңган егете һәр җирдә макталсын, хөрмәтләнсен.
Рәсемдә: машина белән сыер саву операторларының район конкурсында матур нәтиҗәләргә ирешкән Энҗе Шиһабетдинованың шатлыгын иң беренче булып «Якты юл» җәмгыятенең баш зоотехнигы Илфат Дәүләтшин уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250