Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәяүлеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүр, чөнки сукмак юк

Бардыр инде, җәяүлене орышучы шоферлар да, бигрәк тә иртән, эшкә ашыккан мәлләрдә.

“Балтач бистәсенең, кеше телендә әйтелгәнчә, коммуналь хуҗалык өстендәге урамнарында яшәүчеләр  җәяү йөргәндә  төп юлдан  машиналар хәрәкәте белән бергә атларга мәҗбүр. Чөнки биредә җәяүле сукмагы юк. Җәен, язын-көзен коры көннәрдә чирәм җирдән барырга була, әмма кышын ул җирләрне кар күмә, юл кырыеннан йөрү дә кыенлаша, бозлавыклы көннәрдә аягың шуып китеп машина астына эләгү ихтималы зур. Шуңа күрә килгән машинаны берәүләрнең капка алдына кереп, я булмаса урам башында туктап үткәреп җибәрергә, я карга кереп батарга, я кар өстенә менеп басып уздырырга туры килә. Томанлы көннәрдә тагын да кыен, кичке сәгатьләрне әйтеп тә тормыйбыз. Рәхмәт шоферларга, күбесе җәяүлегә үзе юл бирер өчен акрын гына уза, кайсы-берсе каршы як хәрәкәтне уздырыр өчен туктап кала. Бардыр инде, җәяүлене орышучы шоферлар да, бигрәк тә иртән, эшкә ашыккан мәлләрдә. Гафу итә күрегез инде сез җәяүлеләрне, шоферлар! Бу якларга олы юл салгач, машинасы да күбәйде. Олы юл район халкына бик кирәк иде, рәхмәтләр укып, куанып йөрүчеләр күп. Асфальты да түшәлде, эчке урамнарга вак таш та җәелде.  Юл билгеләре дә урнаштырылган. Тротуар гына кирәк калды. Узган җәй шул олы юл күперенә дә тротуар эшләп булмас микән, балалар мәктәпкә шуннан йөри бит дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

Олы юл күперенә сукмак эшләрбез дип вәгъдә бирә алмыйм, – диде Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.-  Зур акчаларга бәйле, эшләтү буенча да, эшләү буенча да катлаулы мәсьәлә. Ә менә төп юл дигәнегезгә киләсе елларга сукмак салыныр, үзара салым акчасына инде, әлбәттә. Тик бу як мәхәллә үзара салым акчасын бирергә бик атлыгып тормый. Сорарга була ул, үзара салымны да вакытында бирергә кирәк. Быелга эшләр расланган, үзегез беләсез, киләсе елларга эшләрбез ул сукмакларны. Шуңа күрә, үзара салым акчасын вакытында бирсеннәр иде, яшәү шартларын яхшыртуга тотыла бит алар. Күз алдында, күпме тротуарлар эшләнде инде. Ул акчаларның Казанга китеп, анда артып та кайтасы бар бит. Бар да документ эше, тоткарлыкны кичерми.

Берара, бу “Мир” урамына тротуар сорап мөрәҗәгать иткәч, анда сукмак ясарлык урын юк, дигәннәр иде, Ходайның рәхмәте, булырга тора бит әле бу. Илдар Дамировичның сүзләре йөрәккә сары май булып ятты, әйтерсең лә тротуарлы булдык. Илдар әфәндегә халык гозере белән инде әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иткән бар, моңарчы,  җитәкчелек белән бергәләп, үти алмыйча калган бер генә вәгъдәсе дә булмады. Монысында да  сүзендә  тора күрсен инде җитәкчебез, мәхәллә салым акчасын тулысынча бирми дип,.. безнең кебек  үзара  салым  түләгәннәрнең  акчалары башка мәхәлләдәге эшләргә тотылуы да  исәпкә алынсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тротуар