Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ана зары

Исәнмесез! Мин ялгызым инвалид бала тәрбияләүче әни. Күптән түгел кыен хәлдә калдык: ноябрь аенда социаль яклау бүлегенә балага слуховой аппарат кирәк булгач гариза язган идем.

Яңа еллар үтмичә кайтмас, бәйрәмнәрдән соң шалтыратып белешерсез диделәр, бәйрәмнән соң шалтыратсам без хәзер ул эш белән шөгылләнмибез, социаль-иминиятләштерү фондына шалтыратыгыз дип номерын бирделәр, аптырап анда шалтыртыраттым.
Биредә мине җылы кабул итмәделәр, тыныч тавыш белән аңлатуны да кирәк тапмадылар, дорфа гына итеп, Казанга шалтыратыгыз дип номер гына бирделәр.
Тавышына караганда яшь кенә кыз бик мәрхәмәтле сөйләште, нинди документлар белән кая барырга кирәклеген аңлатты, шулай итеп яңадан документларымны күтәреп фондка барып яңадан гариза язып кайттым, элек язган гаризаларыбыз "янган" булып чыкты.
Нигә мондый үзгәрешләрне халыкка алдан хәбәр итмиләр икән? Кыен хәлдә калучылар бер без генә түгелдер. Бездә бушлай тиешне ала башласак жиде кат тир түгәргә кирәк. ФТЭКтан ул аппаратны 3 мартка кадәр алырга дип кайтырдылар, болай булса икенче ФТЭКка да аппаратсыз гына баруыбыз бар,ә бу инде группаны алабыз дип бәйләнү өчен менә дигән сәбәп булачак. Баланың сәламәт булмавына исләре китми шул аларның. Сатып кына алыр идем дә, берьялгызым бала үстерәм, акчаны ничек җиткерим, ике аппарат бәясе 50 мең сумга якын бит.
Чарасызлыктан нишләргә белмәгән әни.

Бу сорау белән иң элек социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага да мөрәҗәгать иттек.
- 1 гыйнвардан инвалидларның тернәкләндерү өчен техник җайланмалары һәм санаторияләргә путевкалар социаль-иминиятләштерү фонды аша бирелә башлады.
Социаль яклау бүлегендә чиратка баскан барлык инвалидлардан кергән гаризалар социаль-иминиятләштерү фондына тапшырылды, яңа елга кадәр безгә тапшырылган гаризалар 2016нчы елда кабат социаль-иминиятләштерү фондына тапшырыла, - диде ул.
Райондагы социаль-иминиятләштерү фонды җитәкчесе Резеда Шәфигуллина исә: "Без гаризалар нигезендә эшлибез, һәр мөрәҗәгатьне Казан хәл итә", дип кенә җавап бирде. Тәмле тел җан азыгы ди халык. Болай да тормыш мең кат сынаган, кыерсыткан әти-әниләргә мәрхәмәтлерәк булсак иде.

Үзгәрешләр хакында халыкка вакытында аңлату кирәк дигән сүзләр белән килешеп бетмибез. Чөнки бу хакта "Хезмәт" газетасының 85 санында (20.11.2015) "Үзгәрешләр" дигән язма, һәм сайтыбызда бу темага материал дөнья күрде. Биредә барысы да яхшылап аңлатылган.

Хөрмәтле сайт укучыбыз, инде Казандагылар сезнең гаризаны тизрәк өйрәнеп, уңай якка хәл итсен иде, дип телисе генә кала.
Фото: ihappymama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250