Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Янасыз бит!” дип кереп кычкырдылар үтеп баручылар

Ишегалдына чыксак, мунчабызны ялкын камап алган ...

Афәт дигәннәрнең кайчан киләсен беркем белми. Безнең белән дә шулай булды. Өйдә тыныч кына утырганда үтеп баручы танышларыбыз “Янасыз бит!” дип йөгереп керде. Ярышка баручы мәктәп укучылары белән укытучылары булып чыкты алар. Ишегалдына чыксак, мунчабызны ялкын камап алган.  Шундук янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте, күрше Тоня чакырткан булган (улы күргән). Мунчабыздан кара көл генә калды. Хәлебезне белүчеләр, ярдәм итәргә килүчеләр күп булды. Улым эшләгән “Сорнай” җәмгыяте (рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев), “Стройметиз” оешмасы (җитәкчесе Наил Рәхимҗанов), “Иман нуры”(имамы Фәрит Зәкиев), үзәк мәчет (Рамил Бикбаев), күрше-тирә, туганнар, улым Фәритнең сыйныфташлары, Кариледә яшәүче туганнарыбыз – Садыйковлар гаиләсе, киленем эшләгән “Ак барс” банкы хезмәткәрләре... Зур рәхмәт барчасына да. Исән-сау яшәсеннәр, хәвеф-хәтәр, югалтулар күрмәсеннәр. Янгын сүндерүчеләргә дә зур рәхмәт, аларның тырышлыгы белән ут якын-тирәгә җәелмәде, күрше-тирәгә зыян килмәде.

Фирдәүсә ГАРӘФЕТДИНОВА

Балтач авылы

Редакциядән: Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Балтач үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә яки зыян күрүчеләрнең үзләре белән элемтәгә керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын