Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янәдән исегезгә төшерәбез: иртәгә һәм...

Төрле спорт чаралары булачак ....

5 ноябрь көнне Балтач бистәсендә һәм Чепьяда бәйрәм ярминкәсе булачак.

Ярминкә үткәрелгәнлектән, 5 ноябрь көнне бистә үзәгендәге юллар иртәнге сәгатьтән – 5.30 дан 13.00гә кадәр ябылачак. Нариман урамында ике яклы транспорт хәрәкәте булачак, дип белдерә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты.

Бәйрәм көннәрендә мәшһүр якташыбыз Игорь Фәхретдиновның якты истәлегенә бюст куелу, Түбән Кенә авылында спорт мәйданчыгы, Мельничная авылында ФАП ачылу көтелә. Урыннарда барган тантаналы чаралардан “Хезмәт”ебездә репортажлар булачак, сайтыбыздан һәм газетабыздан аерылмагыз, хөрмәтле райондашлар!

1 -5 ноябрь көннәрендә төрле спорт чаралары булачак. 1сеннән алып 3нче ноябрь көннәрендә Мамадыш каласында муниципаль берәмлекләр арасында волейбол ярышлары – Татарстан беренчелеге, 3 ноябрьдә Тимирязев исемендәге җәмгыять призына көрәш ярышлары, 4 ноябрьдә “Балтач” спорткомплексында бадминтон буенча республикакүләм зона ярышлары, 5 ноябрь көнне “Балтач Сельхозтехникасы” призына волейбол буенча район беренчелеге көтелә.

6 ноябрь көнне хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тантаналы шартларда хөрмәтләү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм