Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннарны бергәләп җиңәбез, ди районның янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре (фото)

Карак керсә, бер әйбереңне алып китәр, ут керсә, бер әйбереңне дә калдырмас, ди халык. Дөрестән дә, башына төшкән кеше өчен зур кайгы инде ул янгын. Гомерең буе тырышып җыйган мал-мөлкәтең юкка чыксын әле! Шул ут эчендә кайберсе якыннарын югалтса, бу хәсрәт аның үзен дә бетереп атарга мөмкин…

Районыбызда янгыннар булмый тормый. 2013 елның жәе хәтердә Алан авылында җиде хуҗалыкка зур зыян килүе белән, 2014 ел Шеңшеңәрдә ике хуҗалыкнын тулысынча януы, тагын икесенең йортлары гына калуы хәтердә. Быел исә күптән түгел генә янгын Салавычта бер өйнең «башына җитте»…
Районда өч янгынга каршы көрәш оешмасы бар. Болар - Балтач бистәсендәге федераль 110нчы номерлы пожар часте, Яңгулда һәм Чепьяда аерым постлар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Казна Оешмасы Яңгул, Чепья аерым постлары районыбызны янгыннардан саклау дәрәҗәсен арттыру максатыннан оешкан. Республикада бүгенге көндә төрле районнарда шундый 104 аерым пост бар.
Аерым постларның һәрберсендә постның җитәкчесе, бүлек командиры, 5 машина йөртүче, 4 янгын сүндерүче эшли.
Эш 24 сәгатьлек кизү тору формасында башкарыла. Эшчеләр бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итә, дөрес, пожарлар булмаган очракта. Пожар вакытында ял итеп яту юк, янгыннарны бөтен коллектив белән җиңәбез. Пожар сүндерү өчен җайлаштырылган ике ЗИЛ машинасының һәрберсендә дүрт тонна су сыешлы бочка тора, кирәкле инструментлар һәм кулланмалар булдырылган. Аерым постның биналары җылытылган, үзебезнең уку, ашау, юыну бүлмәләре бар. Аларны чистартып, тәртипләп тоту безнең өстә. Машиналар да һәрвакыт төзек, чиста. Таләпләр көчле, шуңа да һәркем үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Һәр өч ай саен тиешле нормативлар тапшырып, физик халәтне дә контрольдә тотабыз.
Чепья зонасына барысы 17 авыл керә, бу Чепья, Иске Чепья, Мельничная, Арбор, Янгырчы, Сырья, Тагашур, Дорга, Улисьял, Кургем, Кускем, Курамъял, Пыжмара, Поркөтәш, Карак Серма, Тархан, Сизнер авыллары. Яңгул зонасы Смәел, Ор, Шеңшеңәр, Борнак, Иске Торҗа, Янгул, Иске һәм Урта Көшкәт, Алан, Сәрдегән, Биктәш, Иске һәм Яна Салавыч авылларыннан гыйбәрәт. Шушы авылларда егетләр эштән тыш вакытта профилактик чаралар алып бара, өйдән-өйгә йөреп халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерәләр.
Кеше саен кереп хуҗалыкны бер карап, күзәтеп чыгу яхшы профилактик чара. Сораган кешегә дөрес итеп кинәш бирәбез, ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Чөнки авыл тирәсендә каралты-кура, ишек алды тирәсендәге саксызлык зур югалтуларга китерә. Бәрәңге белән бодай боткасы пешерәм дип, ягып җибәрелгән «буржуйка» үзенә генә түгел, күршеләргә дә зыян салырга мөмкин. Сарай, келәт стеналарына терәп өелгән салам кибәннәре бөтенләй ваемсызлык, ул янгынга көч өстәүче яхшы ягулык булып тора. Таләпләрне бозган өчен штраф салырга хокуклы күзәтчелек оешмасына хәбәр итәбез.
Моннан тыш, егетләр үзләренә беркетелгән зонаның су белән тәәмин ителешен дә контрольдә тота, чөнки янгын сүндерүдә су төп рольне уйный. Авыл урамнарында һәр 200 метр саен пожарный гидрант булдырылырга тиеш, сусаклагычлар, буалар янына якын килү өчен 12х12 метрлы мәйданчыклар булу шарт.
Соңгы елларда аерым постлар авыл җирлеге житәкчеләре белән тыгыз элемтә булдырды. Күп җитешсезлекләр аларга тиешле хатлар җибәрү нәтиҗәсендә хәл ителә. 2015 елда гына да Смәел, Шеңшеңәр, Чепья, Яңгырчы, Карык Серма авылларында барысы 16 пожарный гидрант сафка басты, күп авылда сусаклагычлар булдырылды, яңа су башнялары куелды.
Ләкин, шуның белән беррәттән, әле тиешле су чыганаклары булмаган авыллар бар. Яңгул зонасына керүче Иске Торҗа, Яңа Салавыч, Биктәш, Сәрдегән, Ор авылларында, Чепья зонасына кергән Тагашур, Сизнер, Пыжмара, Дорга авылларында кыш көне янгын булса, суны бер башнядан гына алу мөмкин, Курамьял һәм Иске Чепьяда исә кышын су алу урыннары, гомумән юк. Безнең машиналарда булган 4 тонна су безгә 10 минут эшләргә дә җитмәскә мөмкин бит.
Янгын китергән зыяннын күләме тиешле микъдарда су булмау һәм вакытында күреп хәбәр итмәү сәбәпле күпкә арта. Пожар - идарә итеп булмаслык яну процессы. Башлангыч моментында тотып калсаң, аны иң кечкенә югалтулар белән җиңәргә мөмкин, ә бер көч җыеп тарала икән, утны тиз генә сүндереп булмый. Күп авылларда халык үзара дус, бердәм. Безнең машиналар килгәнче, яңгынның читкә таралу процессын туктатып торалар. Кайбер авылларда исә халык пожар урынына кызык карау өчен генә җыела сыман.
Авылларда ДПК - добровольная пожарная команда егетләренә зур рәхмәт. Алар да безнең кебек үк, тәүлекнең нинди генә вакыты булмасын, янгын сүндерү машиналарын кабызып янгын урынына килеп җитәләр. Күп очракта шушы егетләрнең уяулыгы аркасында йорт хуҗаларының байлыклары, йорт-җирләре сакланып кала. Барлык авыл җирлекләрендә дә диярлек шушындый өстәмә пожар сүндерү машиналары бар. Машиналарнын төзеклеген тәэмин итүгә авыл җирлеге башлыклары җаваплы.
Сүзебезнең азагында, халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиренә җиткереп үтик. Акчабызны кызганмыйча иске электр чыбыкларын алыштырсак, ут һәм газ приборларын тикшертеп торсак, ачык ут белән бик сак һәм игътибарлы булсак, шәт, янгын очраклары безне читләтеп үтәр. Без, янгын сүндерүчеләр, киләбез дә китәбез, янган йортта утырып калган кешегә авыр бит.
Янгын булган очракта кичекмәстән, 3-62-01, 3-42-01 яисә 2-58-01 телефоннарын җыеп янгын турында хәбәр итегез. Шулай ук, 112 номерын җыеп, бердәм дежур диспетчер хезмәтенә хәбәр итсәгез дә була.
Исән-имин булып, мул тормышта яшик, хөрмәтле райондашлар!

Әлеге мәгълүматлар Чепья һәм Яңгул аерым янгын постларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250