Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын вакытында балаларын коткарган өчен - гомерлек каторга!

Кайбер илләрдә шундый закон да бар.

Төньяк Кореяда бер хатын янгын вакытында үз балаларын коткара. Тик, партия фикеренчә, ул иң беренче булып диварында горур эленеп торган Ким Чен Ын портретларын коткарырга тиеш булган.

 Кытай чикләреннән ерак түгел урнашкан Онсонг өязендәге күп фатирлы йортта янгын чыга. Бер гаилә хакимлек итүче Ким нәселе әгъзаларының фотосурәтләрен алып чыга алган. Ә менә ике малай әнисенең стенадагы рәсемнәрне карарга вакыты булмаган — ул балаларын коткарган. Хәзер, шушы "уйлап җиткерелмәгән" карар аркасында, хатын-кыз калган гомерен Төньяк Корея каторгаларында үткәрүе мөмкин.

 Әле аны дәваханәгә балалары янына кертмиләр ди. Анага аларга тиешле даруларны бирүне дә туктатканнар. Менә шундый илләр дә бар дөньяда.

 Фото: Лента.ру

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев