Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярата беләбезме яки әти-әни гаделлеге

Дөньяда башка берни белән дә чагыштырып карый, бутап булмый торган бер ярату бар. Аңа тиңдәш мәхәббәт юк. Әйе, балага мәхәббәт бу.

Аларны үзеңнән артык күреп яратырга ярамый дисәләр дә, бигрәк тә ана йөрәге бу очракта бернинди канунга, чикләүгә дә буйсынмый шул. Карынында яралганнан алып, йөргеңнең үзәгенә кереп утырган бала ул инде синең бөтен барлыгыңа әйләнә. Яшәешеңә, тормышыңа, уй-хисләреңә йогынты ясый алучы иң зур көч тә ул. Күзгә күренмәгән мең, миллион, әле аннан да күбрәк җепләр белән тоташкан бу ике йөрәк бер-берсенең ниләр кичергәнен синхрон төстә сизәргә тиеш кебек. Тик, кызганыч, күп очракта бизмән ана йөрәге ягында... Бәлки балаларыбызны ярата, тигез күрә, аларга гадел була белмибездер һәм бөтен сәбәп тә шундадыр?

Күпчелек гаиләләрдә бу уңайдан язылмаган бер закон яши: әти-әни арасында балаларны... бүлешү бара. Рәсми төстә түгел. Әмма ахыргы нәтиҗәсе аннан да яманрак булган, беркая теркәлмәгән бүлешү. "Минеке", "синеке"нә. Үзләренә күрә мең төрле сәбәбе табыла. Әйтик, әти кеше малай көткән, шул сәбәпле, аңа улы якын. Әни кеше, киресенчә, сердәшен - кызын "тарта". Яки инде монысы - төпчек, безне караучыбыз, картлыгыбызда өметебез дип, "капчык төбе"нә аерым игътибар, наз күрсәтәләр һәм, киресенчә, иртә кул арасына керде дип, баш балага өстенлек бирәләр. Яки инде монысы миңа охшаган, монысының характеры нәкъ минеке һ.б. Әти-әни сәбәбен табып кына тора. Тик дөрес эшлибезме соң? Баланы әти-әни дә аерса, араласа, җәмгыять нишләтер? Тикмәгәмени хәдистә дә: "Аллаһтан курыксагыз, балагыз арасында гадел хөкемле булыгыз", - диелмидер.

Әни кеше өчен күп очракта баланың кызы-улы юк анысы. Уртак бер төшенчә - йөрәк каныннан яралган бала сүзе генә бар. Ә менә әтиләр еш кына уллары тууын тели. Янәсе, кулалмаш, нәсел дәвамчысы. Тик әти кеше нәкъ менә кыз булып туган өчен генә кызын читкә кага, улын тарта башлый икән, ана йөрәге "читкә тибәрелгән бала"га икеләтә наз бирергә ашыга. Һәм үзеннән-үзе бүленеш килеп чыга.

Бармакның кайсын тешләсәк тә авырта дисәк тә, андый гаиләләрдә сүз чынбарлыктан аерыла шул. Килешәсездер, балаларны аеруның әле юньлегә илткәне юк. Тирә-ягыгызга күз салыгыз: итәк тулы яки ике бөртек баласының берсенә, ни дип кенә булса да, бераз өстенлек биргән әти-әни аңардан ни күрә? Әйе, кызганычка, әлеге "сукыр мәхәббәт" еш кына нәкъ менә синхрон җавапсыз кала. Алай гына да түгел, ачы "җимеш"ләрен бирә... Бу тискәре мисаллар белән безне "өстәгеләр" кисәтергә, уйландырырга, уятырга тели булса кирәк.

Әле бит балаларны аз гына аеру яки кагуның тагын бер бик начар ягы бар: бу адымыбыз белән без белмичә һәм уйламыйча балаларыбыз арасына чөй кагабыз, туганлык хисләрендәге кайбер күренмәс җепләрне үз кулларыбыз белән өзәбез. Әллә ниләр уйлап чыгарма, дисезме? Соң, уйлап карагыз, кем дә кем "артык кашык", яки "күгәрченнәр арасында чәүкә" булып күренергә тели икән? Бала бу мөнәсәбәтне сизми дип уйласак, бик ялгышабыз. Сабый мондый "фальш"ны бик тиз эләктереп ала. Әле никадәр тигез күрергә тырышсаң да, тигез яратсаң, гадел булсаң да, ике бала арасындагы бәхәстә ике тапкыр рәттән (гәрчә, хаклык синең якта булса да) якласаң, икенчесе барыбер: "Һаман аны яклыйсың", - диячәк. Ә әйтми калган, күңеле, җаны әрнегән чаклары күпмедер? Чәчрәп торган аралауда бу әрнүнең ни дәрәҗәдә булачагын чамалавы кыен түгел.

Үткен-чая ул-кызына өстенлек биргәннәр дә, аерым үзгә сәләтен күреп аралаганнар да, кайсыдыр кимчелеге, йомшаклыгы буенча яклаганнар да, кызганыч, азактан үкенергә мәҗбүр була.
Уйлансак иде, бу балага игътибар күбрәк түгелме, монысын ешрак мактыйбыз, монысына әйберне күбрәк алабыз, монысын күбрәк иркәлибез түгелме? Иң мөһиме, һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиештер. Шулай ук иге-чиге булмаган балага мәхәббәттә дә. Тиешенчә ярат, тиешенчә яраттыр, тиешенчә гадел бул - әти-әниләргә "югары"дан бирелгән "программа" шундыйдар. Гади генә кебек үзе. Бәлки бөтен авырлыгы әнә шул гадилегендәдер.
Фото: youlove.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250