Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраттылар, хөрмәт иттеләр

Кече Лызи авылы тирә-якка үзенең язучы улы Григорий Медведев белән данлыклы. Аның «Лызи кыры» («Лозинское поле») дигән романы үзе генә дә ни тора! Әлеге әсәрендә ул үзенең туган авылы, аның халкы һәм удмурт халкының гореф-гадәтләре турында тәфсилләп яза. Әсәр бүгенге көндә мәктәп программасына кертелгән. Күп укучылар геройларда үзләренең әби-бабаларын таный.

...1952нче елда Мельничная авылында бер бала дөньяга аваз сала. Малайга Анатолий дип исем бирәләр. Анатолий Чепья урта мәктәбендә белем ала. Ульян педагогия институтын тәмамлагач, Кече Лызи урта мәктәбендә тарих фәнен укыта башлый. Анатолий Васильевич гадел һәм таләпчән укытучы була. Тарих турында ул үзе шул заманда яшәгән, вакыйгаларда катнашкан кебек сөйли белә. Шуның өчен дә укучылар аны бик яраткан. Нәтиҗәдә, аны мәктәп директоры итеп сайлыйлар.
Анатолий Васильевич укучылар белән берлектә иске әйберләр җыя башлый. Араларында тимер һәм кәгазь акчалар, корал, савыт-саба, тегү станогы, удмурт халкының милли күлмәкләрен дә күрергә була. Удмурт язучысының тормышы, иҗатына багышланган музей оештырырга дигән карарга киләләр. Бик күп хезмәт башкарыла. Г.Медведевның балалары, оныклары яшәгән урыннарга сәяхәт кылына. Анатолий Медведевның хыялы чынга аша. Музей ачыла һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Тарих укытучысының эзләнүе, иҗат итүе моның белән генә тәмамланмый. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тылда булганнарга багышланган тагын бер зал булдырырга ниятли. Хәзер мин Анатолий Степанов тарих фәнен укыткан мәктәптә белем алам. Укытучылар, укучылар аны зур горурлык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Миңа рәхәт һәм ямансу. Әлеге кешенең минем бабам булуы зур горурлык булса, бүгенге бәхетле көннәргә кадәр яшәмәве, яңа мәктәпне күрә алмавы кызганыч.
Иң кызыгы шунда: безнең яңа мәктәбебез күренекле язучы Г.Медведев әсәрләренә кергән Лызи басуына салынган.
Бабам турында хатирәләрне еш яңартабыз. Әнием һәм әбием аны һәрчак үрнәк итеп куя. Мин бабам белән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250