Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярату белән хәйләләмә: ирлек сыйфатын үтермәс өчен гүзәл затларга киңәшләр

Психолог Диана Йосыпова ирләрдәге ир-ат сыйфатын үтермәс өчен гүзәл затларга үзенең киңәшләрен бирә.

Аны башка хатыннарның ирләре белән чагыштырмагыз. Күрше хатыныныкы кебек тун кирәк дигәндә, моны ир: “Син – ишәк, ә аның ире менә яхшы”, – дип ишетә.

Ирне үзгәртергә тырышмагыз.

Бәхәсләшеп, киресен исбатлап торма. Үзеңнең дөрес булуыңны максат итеп куйсаң, бу җиңүеңне бер үзең генә бәйрәм итмәгәең.

Контрольдә тотмагыз

Мыскыл итмәгез.

Аның белән исәпләш.

Ярату белән хәйләләмә. “Яратсаң, алып бирерсең”, “Моны эшләмәсәң, башкага китәм” ише сүзләрне онытырга кирәк.

Гел-гел киңәш биреп йөдәтмәгез.

Бертуктаусыз сөйләп тормагыз. Хатын-кызда, ирләр белән чагыштырганда, сөйләм аппараты көчлерәк һәм аңа күбрәк сөйләргә кирәк. Ә ир-ат бу эмоциональ өермәгә түзә алмый.
* * *
Иргә әйтергә кирәкмәгән фразалар:
“Безгә сөйләшергә кирәк”. “Мин синең белән җитди сөйләшергә телим”. Бу сүзләрне иртән әйтсәгез, ул моны көне буе уйлап йөреп, нервысы гына бетә. Максатың киеренкелек тудыру булса, кичкә конфликтны көт тә тор.

“Мин үзем”. Болай дип еш әйтсәгез, ул мин моңа кирәкмим икән дип уйлый башлаячак.

“Элеккеге егетем/ирем яхшырак эшли иде”. Моның белән стимул булдырам дип уйлап, киресен генә эшлисез.

“Синең барыбер барып чыкмый”. Бу фразаны иргә генә түгел, беркемгә дә әйтергә кирәкми. Бу кешенең канатларын кисү.

“Мин шулай дип уйлаган идем/кисәткән идем”. Әлеге сүзләр белән дә аның мин-минлеген бетерәсез.  

“Син ир түгел”. Монысы ирне турыдан-туры мыскыл итү.

Тулырак инстаграмда: Диана Йосыпова

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр ирләр