Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ярдәм итегез, Кунырда 65 яшьлек әбине өеннән куалар!" дигән җанөшеткеч хәбәр килеп иреште

Берничә көн элек социаль челтәрдәге төркемебездә урнаштырылган бер язмага комментарий буларак, урыс телендә килеп ирешкән бу хәбәрдән имәнеп киткән идек. Әле бит анда: "Килене белән улы әбине кыйныйлар, балаларын карамыйлар. Авыл Советы да, участковый да бернинди чара күрми" ише өстәмәләр дә бар.

Без җирле үзидарәгә шалтыратырга өлгергәнче, берничәбезнең социаль челтәрдәге битләренә шушы ук эчтәлектәге хәбәрләр килә башлады.
"Беләбез, көздән бирле шушы низаг белән мәш киләбез инде, - ди җирле үзидарә башлыгы Әсхадуллин Зиннур Нурлыҗанович.- Унбиш ел буе бер тавышсыз, матур гына яшәделәр. Улы да эчеп йөри торган кеше түгел, бик булган, иң тырыш механизаторларыбызның берсе. Мал-туарны күп итеп асрап, тырыш хезмәт белән көн күрәләр, зур итеп, яңа йортлар төзеп чыктылар.
Әле бер көнне генә хатын-кызлар советы җитәкчесе, урынбасарым, шәфкать туташы белән бергә бардык. Бернинди кыйналган урыннар, эзләр күрмәдек. Участок инспекторы Илдар Сәгытдинов каршыларында гына яши, ничек инде хәбәрдар булмасын?". "Мине дә гел чакырып торалар, соңгысын кичә, якшәмбе көнне генә бардым. Һаман шул бер сүз: кыйнадылар ди. Әмма бу юлы да әйбәтләп карадым, бернинди шикле эзләр күрмәдем.
Килене йомшак холыклы, тәртипле, үз балаларын, гаиләсен генә түгел, тормыш иптәшенең авыру энесен дә тәрбияли әле. N. апа 1984 елдан бирле неврология буенча исәптә тора, аны исә өченче берәү котырта, кем икәнен бөтен авылдашлар да белә, миңа да янаулы хәбәрләр җибәрде инде ул", - ди Куныр ФАПы мөдире Гөлшат Шәрәфетдинова. 65 яшьтәге авыру әбине котыртучы аңласа икән лә: бу гамәле белән ул аңа кадерсез картлык "бүләк итә" ләбаса.
Фото: amur.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250