Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм кулы сузыйк!

Бер кат кием белән урамда калган райондашларыбызга беренче чиратта өс-баш киемнәре, урын-җир җыелмалары, йорт җиһазлары кирәк.

24 март көнне кичке сәгать биш белән алты арасында, Нормабаш авылының Нурбаян урамында Бәдретдиновлар хуҗалыгында янгын чыгып, агач өй янып көлгә әйләнә. Янгын сүндерүчеләр хәбәр керүгә тиз арада килеп, янгынны сүндереп, якын-тирәне ут-күздән саклап кала.

Бер кат кием белән урамда калган райондашларыбызга беренче чиратта өс-баш киемнәре, урын-җир җыелмалары, йорт җиһазлары кирәк. Ярдәм итәргә теләүче игелекле райондашларыбыз әйбеләрне Норма авыл җирлегенә яки Нормабашка, зыян күрүчеләрнең үзләренә илтеп тапшыра ала. Т.: 89172643463.

Бәдретдиновлар гаиләсенә акчалата ярдәм итүчеләр өчен реквизитлар:
Карта Сбербанка: 4817760026417455
Бадрутдинов Азат.

Бердәмлек авыр чакта беленә, диләр. Башкалар хәсрәтенә битараф булмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын