Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярый әле, чын шартлаткыч булмады

Район Советы һәм район башкарма комитеты утырган бинада бүген дүшәмбе көнне сәгать 11дә ыгы-зыгы кубып алды.

Җыелышта утырганда, тәрәзәдән карап, бина янына бер-бер артлы район эчке эшләр, район янгынга каршы көрәш бүлеге, район газ оешмасы, үзәк хастаханәнеӊ «ашыгыч ярдәм» машиналарыныӊ кызу-кызу килеп туктауларына бик гаҗәпләндем.
Соӊыннан ачыкланганча, бинаныӊ 1нче этажында керү бүлеге янында шикле кара пакет табыла. Инструкция нигезендә вахтада торучы ханым бу табылдык турында тиешле оешмаларга телефоннан хәбәр юллый. Хәбәр алынуга барлык төр хезмәтләр тиешле вакытта бина янына килеп җитәләр, ленталар белән тирә-якны әйләндереп алалар. Бәхеткә, кара пакетны, эш белән килгән бер күмәк хуҗалык белгече, күтәреп йөргәнче, дип керү ишеге янында калдырып кереп киткән була. Бу очракта, кизү торган ханымныӊ уяулыгын һәм аерым хезмәтләрнеӊ оператив эшләүләрен билгеләп китәргә кирәктер.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250