Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярый әле сез бар, Әниләр...

Әниләр бәйрәме ул – 8 март дип үскән безнең буын өчен чит-ятрак булса да, Рәсәйдә 1998 елдан бирле үткәрелә торган Әниләр көненә дә ияләшеп киләбез инде.

Хәер, газабын дә, ләззәтен дә үзе генә белеп, тугыз ай буе карынында күтәргән, җаннан җан аерылу ачысын татыган, кендек бавы өзелсә дә, күзгә күренмәс мең дә бер кыл белән баласы күңеленә тоташып калган, бар гомерен балаларына багышлаган әниләребезгә көн дә бәйрәм булса да һич артык буласы түгел. Шулай бит? Өстәвенә, бу бәйрәм бездә генә түгел, бөтен дөньяда үткәрелә.

Күпчелек илләрдә-дәүләтләрдә аны майның икенче якшәмбесендә үткәрәләр икән. Мартта, апрельдә, сентябрьдә, октябрьдә үткәрүчеләр дә бар. Ә менә Греция, Польша, Швеция, Франция, Филиппинда аны май аенда, тик төрле көннәрдә билгеләп үтәләр. Иң мөһиме: һәркайда бар бу көн! Димәк, бар дөнья “бәйрәм” дип үткәрә торган бу көндә әниләргә тагын бер хөрмәт күрсәтү бик урынлы булыр. Кем өчендер күчтәнәчләр алып хәл белергә килү дә зур бүләк булып тоелыр, кем өчендер җылы сүз дә шифа бирер – әниләр өчен безнең нәрсә бүләк итүебез дә мөһим түгел. Вакыт кына табыйк, зарыктырмыйк, көттермик үзләрен. Безне уйлап моңаерга, сагышланырга мәҗбүр итмик, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куйыйк та, балачактагы кебек яннарына ашкыныйк, әниләребезнең фатихасын алырга соңармыйк. “Ни хәлең бар, әни?”– дигәндә җавап бирер кешебез барлыкка сөеник тә, аларны сөендерергә ашыгыйк. Үзебезгә авырлык килгәндә генә түгел, башкаларга әйтеп булмас серләреңне бүлешкәндә генә дә түгел, бар җиһан синнән баш тартканда да якты йөз белән каршы аласын белеп: “Ярый әле син бар, әни!” дип кайтып егылганда да түгел, гап-гадәти бер көндә, күгең чалт аяз булганда да ешрак искә алыйк, ешрак сөендерик аларны.

Бу көнне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында берсеннән-берсе матур чаралар үткәрелер. Әниләр турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар яңгырар. Бу җылылык һәрбер йортка үтеп керсен, чын йөрәктән чыккан котлау сүзләре, рәхмәт хисләре һәр әнигә барып җитсен иде. Караңгы көзләргә тансык яктылык, җылылык бүләк итик. Һәрбер әни сөенечтән балкып: “Карале, чын бәйрәм булды бу!” – диярлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне