Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь активистлар табигатьне ныклап саклый

«Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе активистлары, «Яшь гвардия», «Волонтерлар» һәм «ТНВ» - «ТЯГ» региональ иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән берлектә бистәбезнең Зоя Космодемьянская урамында урнашкан аллеядагы 180ләп миләш һәм каен агачларының кәүсәләрен агарттылар.

Әлеге эш барышында иҗтимагый хәрәкәтләрнең җитәкчеләре Алия Ибраһимова һәм Раил Садыйков Зоя Космодемьянскаяның биографиясе һәм Бөек Ватан сугышы вакытында партизаннар хәрәкәте турында сораштырулар да үткәрделәр.

Мондый төр чаралар укучыларга коллективта эшләү күнекмәләре бирү, янәшәдәге кешеләр белән уртак тел табу һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли. Шуңа да әлеге изге эшләр дәвамлы башкарылып килсен иде.

Альмира Филиппова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250