Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый. Кайда? (+фото)

Очрашуларны Австралиядә туып үскән, татар телен су кебек эчкән, ике кечкенә кызчык әнисе Зөһрә Садри оештыра.

"Без яшь әниләр белән хәзер һәр якшәмбе паркка җыелабыз. Яңа проект дисәм дә була. Кызыклы һәм үзенчәлекле", дип яңалыклары белән инстаграмда   уртаклашты шушы көннәрдә  Австралиядә яшәүче райондашыбыз, Смәел авылы кызы Финзия Газизова.

Очрашуларны Австралиядә туып үскән, татар телен су кебек эчкән, ике кечкенә кызчык әнисе Зөһрә Садри оештыра икән.

«Очрашуны һәммәбезгә хәерле иртә теләп башлыйбыз. Җырлы уеннар аша кечкенәләргә ана телебезне сеңдерәбез. 10нан артык бала. Татарча әкиятләр укыйбыз, мультфильмнар карыйбыз. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик кызык. Зөһрә күп кенә инглиз китапларын татарчага тәрҗемә иткән», — ди Финзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев