Түбән Кенә авылында яшәүче Мөбәширә Әсхадулла кызы Сафинага 6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. 9 дистәне тутырып та камил акылын, үткен зиһенен, ачык хәтерен саклаган, юмор хисен югалтмаган, тормышка шөкер итеп, күтәренке күңел белән яшәгән Мөбәширә апа кебек акъәбиләргә карыйсың да, шаккатасың... Ирексездән "Күзләр генә тимәсен!" дисең....
Мөбәширә апа Сафина районыбызның мәртәбәле хатын-кызы да әле! Аның 2015 елның 8 мартында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югарылыгында уза торган "Ел хатын-кызы" бәйгесендә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак катнашып, бүләкләнеп кайтуын искә алу гына да - горурлык һәм соклану хисләре уята!!!
Юкса, ул тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган, бер гасырлык гомер яшәп, күпме ачы күз яшьләре түккән, үзеннән алда тормыш иткән ирен, газиз баласын югалту ачысын да кичергән.
Мөбәширә апа юбилей көнендә дә гомер сандыгын "ачып", истәлекләр белән уртаклашуны әти-әниләре тормышыннан башлады:
- МинТүнтәр авылында, мулла гаиләсендә ишле гаиләдә 8нче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием - Әсхадулла Кәлимуллин исә тумышы белән Мамадыш районыннан иде, аны Түнтәр мәдәрәсәсенә балаларга дин сабаклары укытырга дип җибәргән булганнар. Ул белем бирүдән тыш мәчетне карап торды, көн дә азан әйтү кебек җаваплы вазыйфаларны да башкарды. Әнием Зәйнәпбану да шул мәдәрәсәдә балалар укытты. Безнең әтиебез ягыннан таза, нык нәсел булган, бабабыз сәүдәгәр иде. Аны "Кәли бай" дип йөрттеләр. Әтиебезнең дә үзенең кара савытлары, печате бар иде. Кулакларның малларын, байлыкларын тарата башлагач әтиебезне кулга алдылар, төрмәгә утырттылар. Аның гади авыл халкы өчен эшләгән хезмәтләрен, укучыларга белем бирүен, азан әйтүләрен исәпкә алып, хөкем карарын йомшарттылар, ул 10 ел ирегеннән мәхрүм ителеп торды.
Аннан соң без Түбән Кенә авылына күченеп килдек. Ул елларда миннән олы абый, апаларым үсеп таралышып беткәннәр иде инде. Мин Калинин исемендәге колхозга эшкә кердем. Анда төрле эшләр башкардым. Урман кисәргә дә алып киттеләр, ат та карадым, дуңгыз фермасында да эшләдем. Сугыш чорында авылда ирләр калмагач, 1943 еллар иде хәтерем ялгышмаса, Кариледә МТСта тракторга өйрәнү өчен укырга җибәрделәр. Анда безне сугыштан яраланып кайткан Яңгулдан килеп эшләүче Зариф, Габделхәй абыйлар укытты. 3 ай укыганнан соң безнең үзебезгә трактор бирделәр. 1953-58 елларда Арбаш колхозында да эшләргә туры килде", -дип искә алды ул.
Мөбәширә апа дистә ел тракторда эшләп, ир-егетләр эшен башкарырга күнегеп беткән була. Сугыш артының авыр еллары бераз үз җаен алып, уңайлана төшкәч кенә үз тормышын кайгыртырга була ул. 1958 елда Бөек Ватан сугышы ветараны Гомәр Сафин белән гаилә коралар. 5 бала табып үстерәләр. Тик кызганыч, бүгенге көндә бер уллары мәрхүм инде. Гомәр абзый да 1990 елда бакыйлыкка күчкән...
- Баларым да, кияү-киленем дә кадер-хөрмәт күрсәтеп, мине олылап яшиләр. Олы кызыбыз Флера - Карадуганда, Фирая - Нурлатта, Фәридә - Чаллыда тора. Һәркайсы гаиләле, Аллага шөкер!!! 8 оныгым, 7 оныкчыгым бар. Шуларны күрә алуыма сөенеп туя алмыйм. Гел кайтып хәлләремне белеп, хәбәрләшеп кенә торабыз. Бүгенге көндә улым Госман һәм киленем Розалия, оныкларым Энҗе, Рүзәл белән яшим. Шушының чаклы гомер үтеп, бүгенге көнгә җитә алуыма мин бик бәхетле, - ди юбилярыбыз.
Мөбәширә Сафинаны олуг юбилее белән тәбрикләргә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зыятдинов та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев