Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек дәрте ташып торды (+фото)

26 июнь көнне «Сабантуй» ял паркында Яшьләр көне узды

Районда яшьләр көне гаять тә киң колач белән үтте. Көндез спорт уеннарыннан башланган бәйрәм төнгә чаклы дәвам итте. Бик күп эстрада артистлары килгән иде, Зөлфәт Зиннуров, Айдар Галиәскаров, Рәсим Фәсыйхов, «Казан егетләре», Гөлсирин һәм Азат Абитовлар һәм башкалар, һәм башкалар.

Шул көнне үк рекордсмен бәлеш тә пеште, чыгарылыш сыйныф укучыларын да тәбрикләү тантанасы булды.

Яшьләр көнендә сәхнәгә бик күп яшь спортчы йолдызлар күтәрелде, дөнья чемпионы, көрәшче Илназ Минмуллинны күккә чөйделәр, шушы көннәрдә Якутиядә узган Сабантуйда батыр калган Руслан Рәфыйковка кайнар сәламнәр ирештерделәр. Спортның төрле өлкәләрендә уңыш казанган егетләр-кызлар бу көнне район башлыгы Рамил Нотфуллинның кулын кысып, рәхмәтләр кабул итте.

25 июньдә туй көннәрен үткәргән Балтач кызы Эльвина һәм Сосна егете Рәмис Галләмовлар районның иң яшь гаиләсе булып танылды.

Күпбалалы гаиләне дә хөрмәт йөзеннән билгеләп үттеләр, ул Бөрбаш Сәрдегәненнән Ләйсән һәм Усман  Аймасовлар гаиләсе. Алар 8 бала тәрбияли. Муса, Амилә, Ибраһим, Давыд, Мәрьям, Асия, игезәк кызлар Гайшә белән Зәйнәп – берсеннән-берсе матур исемнәр, киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын, балакайлар!

Елдагыча коляскалар парады да узды, Пыжмара авыл җирлегеннән Алия һәм Ленар Сәлаховлар «Дюймовочка», Соснадан Дилдора һәм Рафаэль Сафиннар «Супергаилә», Балтачтан Резеда һәм Рамил Нургалиевлар «Йөк машинасы», Алинә һәм Рамил Зәйнетдиновлар «Зәңгәр трактор», Гөлия һәм Гадел Гарифуллиннар «Ирекле кош», Әнисә һәм Руслан Сәүбәновлар, Гөлия һәм Алмаз Сабировлар, «Балтач газы» идарәсеннән Гөлүсә һәм Руслан Хөснетдиновлар «Яшь газчы», мәгариф идарәсеннән Айгөл Исхакова гаиләсе, Салавычтан Гүзәлия һәм Илназ Шәйхиевлар әкияти бәби арбалары ясап-бизәп-тәкъдим итеп сокландырдылар.

Көчле янгын вакытында янгын сүндерүчеләргә булышкан укучы егетләребез Кәрим Йосыпов, Йосыф Вәлишин, бертуганнар Ильяс һәм Илназ Ибраһимовларга Рәсәй дәүләт бүләге тапшырылды.

Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен «Форпост» Балтач үзәге җитәкчесе Фирдинант Гыйлемҗанов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Көмеш билгесе белән бүләкләнде.

Яшьләр эше өлкәсендә грант откан «Факел» яшүсмерләр клубы директоры Азат Зәкиев һәм «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре кайнар алкышлар астында бүләкләнде.

Быелның «Татар кызы. Татар егете» титулына ия булган Айсылу Кәшәфуллина белән Инсаф Хәлиуллин да читтә калмады.

«Алтын каләм» республикакүләм фестивальдә призлы урыннар алган Түнтәрдән Гөлназ Әхмәдиева, Бөрбаштан Кәрим Газизуллин, Балтачтан Илүзә Исхакова да бүләкләр алды.

Бик күп, бик күп булды ул көнне бүләкләнүчеләр! Сәүдә дә бик бай иде. Яшьләр безнең киләчәк дибез, яшьлекнең бүгенге көне бик бәрәкәтле, киләчәге дә шулай матур һәм дә әхлаклы, тәүфыйклы булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев