Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек сукмагыннан – олуг туйга (+фоторепортаж)

Балтач ЗАГС бүлеге "Гаилә көне" уңаеннан 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер кичереп, олыгайган парларны бәйрәмгә дәште

50, 55, 60, 65 ел бергә гомер кичереп, олыгайган көндә "Бабаем", "Әбием" дип бер-береңә назлап эндәшү өчен мәхәббәтнең көчле булуы кирәкме, әллә тагын берәр сере бармы? Әлеге сорауларга җавапны "Гаилә көне" уңаеннан ЗАГС бүлеге үткәргән бәйрәмдә катнашкан парлар бирде. Һәрберсенең бер уйда һәм теләктә булулары да шаккатырмый. Гаиләнең төп нигезе бер-береңне аңлашып, тату яшәүдә, ди алар үз тәҗрибәләреннән чыгып.
Кешенең гомер агышын бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Аның авыр-җиңеллеген адәм баласы үзе генә белә. 50, 55, 60, 65 ел пар канат булып, иңне-иңгә куеп гомер итүче Лена һәм Фәрит Кәлимуллиннар, Әминә һәм Мәгъсүм Мөхәммәтҗановлар, Сания һәм Кави Фәйзуллиннар, Тәгъзимә һәм Мөхәммәт Сәләхетдиновлар, Тәскирә һәм Фәрит Хәйруллиннар, Рашидә һәм Гафурҗан Әгъләмҗановлар, Нәзифә һәм Габделбәр Габделбариевлар, Галина һәм Никодим Мироновлар, Бибигөл һәм Рафаэль Кадыйровларның тормыш юлы андый үлчәүләрне күп сыйдыргандыр. Ул заманда гаилә корган кайсы гына парны алсаң да, һәрберсе ат кебек җигелеп көн күрүче була. Хәзерге кебек гыйшык-мыйшык уйнарга да вакытлары калмаган, ләкин алар самими күңелләрендә үзләре романтика тудырып, яшьлектән бер-берсенең кадерен белеп яши белгәннәр.
Чарада катнашучыларның күбесе сугыш чоры балалары. Авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын. Балаларын да үзләре үрнәгендә булдыклы, миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр. Бәйрәм барышында юбилярларга күп кенә котлаулар ишетергә насыйп булды. Ләкин район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдиновның "Районыбыз тарихына саллы өлеш керткән гаиләләр бүген биредә җыелган", дигән сүзләре һәрберсенең күңелләрен тагын да күтәреп, дәртләндереп җибәргәндәй булды. Алтын туйлар китабына куллар куяр вакыт килеп җиткәч тә бер кат дулкынлану кичереп, ә икенче яктан әлеге мизгелләрне пар канатлы булып каршы ала алганнарына ихластан сөенде алар.
Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма аларга каршы торырлык ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Андый парларның янәшәбездә шактый күп булуы һичшиксез моңа дәлил булып тора.
Бәйрәм барышында миңа Яңгул авылыннан Нәзифә һәм Габделбәр Габделбариевлар белән аралашырга насыйп булды. Икесе дә бер авылдан алар, егет тә уңган, кыз да кимен куймый. Нәзифә сарык фермасында эшләсә, Габделбәр ул чорның "машинасы"н җигә - атта йөри. Нәзифә җыр-биюгә бик оста була, авылларда да концертлар куялар, ә юлда аларны әлеге дә баягы Габделбәр йөртә. Сүз аралай сүз китеп, арада мәхәббәт хисләре уяна. Дөрес, чаялыгы белән үзенә караткан кыз сер бирәсе килмичәдер мөгаен, "Мин күбрәк аның атларына гашыйк идем", дия. Алар бүген бәхетле картлык кичерә, биш балалары, 9 онык һәм 8 оныкчыклары бар. "65 ел тигез гомер итүнең сере - тату, аңлашып яшәүдә" - ди алар беравыздан. Ә менә шул татулыкның артына бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре яшеренгән. Әлеге хисләр гаиләнең гомерлек дустына әйләнеп, өлкәнәйгәч аеруча ныгый. Әңгәмә барышында да алар бер-берсен бүлдерми, берсе әйтеп бетергәнне икенчесе сабыр гына тыңлап тора. Гомумән, шундый ихлас, киң күңелле һәм тормышның нинди генә михнәтләрен күргәндә дә йөзләреннән елмаюны яшермәгән өлкәннәребез безгә һәрчак үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250