Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьли сөйгән ярым ятка калды...

Нәфис сөю чәчәген төбе-тамыры белән йолкып ыргытырга теләгән, көне-төне зәһәр көнчелек утында бәргәләнгән адәми затлар барлыгы уйларына да кереп чыкмады яшьләрнең...

“Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә...” Нигәдер шушы җырны еш кына көйләргә яратып китте әнисе. Икесе өйдә калган чакта гына. Башкалар алдында җырламый.

Юкка. Тавышы матур, моңлы. Теге чәрелдек Халисә түтәй ише түгел инде. Ул бит кайда туры килә, шунда җыр суза. Сораганны да көтми. Тыңлыйлар инде апа-абыйлар, нишләсеннәр, үпкәләтмәскә тырышалар. “Нигә син дә җырламыйсың соң, әнием?”, — дип төпченгәне бар, югыйсә, Нәфисәнең. “И-и, кызым, кеше алдында авыз күтәреп шыңшыйсым килми, булмаганны”, — ди әнкәсе. Аңламассың бу олыларны. Ямьсез тавышлысы туйганчы “улый”, матур җырлаганы оялган була...

Нилектәндер артык тыйнак-ипле шул Кәримә апа. Күзгә бәрелеп барырга яратмый. Шул оялчанлыгы аркасында тәүге ярын да югалтты. Өстәвенә, горурлык та комачаулады ул чакта. Үкенечкә генә калды керсез саф сөюләр. Яратмаган кеше белән гомер уздырырмын, дип башына да китермә­гән иде, югыйсә, ваемсыз кыз чагында. Тәкъдир яшәтә икән.

...Ә бит ничек матур башланган иде барысы да. Сугыштан соңгы еллар. “Юк”тан күп нәрсә булмаса да, халык киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәде. Уен-көлкедән ваз кичмәде. Мәктәп укучыларына кадәр концерт-спектакль­ләр куйды. Инде җиткән егет-кызлар бул­ган өлкән сыйныфлар аеруча актив. Мәшһүр “Галиябану”да шундый оста уйныйлар, клубтагы апа-әбиләр балавыз сыгудан туктамый. Әллә төп рольләрдә чын гашыйклар уйнавы шулай тәэсир итә микән?

Хәер, спектакльдә катнашучылар өчен монысы инде сер түгел. Төп рольләргә тәгаенләгәндә икеләнеп тә тормадылар. “Һе, әллә кайдан эзлисе юк. Үзебезнең Галиябану-Хәлил булганда. Кә-римә белән Мансурны куябыз инде”, — диештеләр. И кыенсын­ды шул мәлдә Кәримә, йөзе кызарып чыкты.

Ә Мансур елмайды гына. Нигә яшереп торырга, чын-чынлап ярата бит ул Кәримәне. Бөтен халык алдында кычкырып әйтә ала бу хакта. Мәктәпне тәмамлап, армия­дән йөреп кенә кайтсын. Шунда ук сөйгәненең кулын сорап барачак Гыйльмениса түтәйгә. Егет сүзе бер була!

... Һай, ничек килешле уйнады алар ул чакта клуб сәхнәсендә Галиябану белән Хәлилне! Өстәвенә икесе дә шундый ма­тур җырлый, Мансур гармунда өздереп уйный. Дөньяларын онытып күзәтә тамашаны залдагылар. Тик менә спектакль ахырында гына Хәлил-Мансурның аяныч­лы үлеме бигрәкләр дә тетрәндерде шул. Тамашачы түтәйләрнең берсе ирексездән үксеп елап ук җибәрде: “И-и, балакайлар, нигә бу кадәр бәхетсез булдыгыз микән? Артык яратырга ярамый шул, гөлкәйләрем, ярамый!” Ярамыйдыр. Әллә үзенчә кисәтүе булды микән теге апаның яшь-җил­кенчәкне. Соңыннан бик еш исенә тө­шер­де Кәримә ул үзәк өзгеч сүз­ләр­не...

Гомер уза торды. Вакыты җиткәч, Мансур армия сафларына алынды. Китәр ал­дыннан сөйгәне белән вәгъдә­ләр бирештеләр. “Өч ел узар, сизмәбез дә. Көт мине, яме, Кәримә”. “Көтәрмен, шик­лән­мә, Мансур. Исән-сау йө­реп кайт. Хатларың­нан өзмә”. Шөбһә-шомлану ишенең әсәре дә юк иде яшьләрдә. Алар бер-берсе өчен яратылганнар ич, “Галиябану-Хәлил” дип шаяртып кына йөртми­ләрдер үзләрен. Барысы да әйбәт булачак!

Һәммәсе дә син ниятләгәнчә барып чыкса иде лә ул... Дөнья-ның ал да гөл тү­геллегенә соңлап кына төшенә шул адәм баласы. Аңа кадәр абына-сөртенә һаман алга таба атлавын белә, сикәлтә­ле-бормалы тормыш юлларында бихисап хаталар ясый. Мансур-Кәримә кыйссасы да үзләре хыялланганча төгәлләнмәде шул. Тәүге мәхәб­бәт кочагында тибрәл­гән гашыйклар фикеренчә, башкалар да аларның бәхетенә сөе­нергә тиеш иде сыман. Нәфис сөю чәчәген төбе-тамыры белән йолкып ыргытырга теләгән, көне-төне зәһәр көнчелек утында бәргәләнгән адәми затлар барлыгы уйларына да кереп чыкмады яшьләрнең...

Тәүдә ике арада сөю-сәгадәт тулы хатлар йөрде. Кат-кат укый иде ул сагынычлы сәламнәрне Кәримә. Мансурына шатлыклы яңалыгын да җиткерде. Ниһаять, ул читтән торып китапханәчеләр техникумын тәмамлады. Инде туганнарына ныклап ярдәмләшер вакыт та җитте! Егет матуры өчен ихлас куанды. Хәер, ул да төшеп калганнардан түгел. Нияте – хәрби хезмәттә калу. Бик тә бәхетле булачак аларның гаиләсе. Икесе дә һөнәрле, дигән сүз. Югалмаслар. Мансур бөтен тырышлыгын куячак моңа!

Тик якты өметләргә тормышка ашарга язмаган күрәсең. Кәримәгә чит-ят җирләргә юлланырга туры килде. Күршеләргә Үзбәкстаннан бер ханым кайтып төште. Андагы искитмәле көнкүреш турында сөйләп, барчасының һушын алды. Бай-мул тормыш хакындагы хи-кәятләр Кәри­мәнең апасы Зәкия-нең күзен яндырды. Вәт кайда икән ул дөнья рәхәте. Сеңлесен шунда озатырга кирәк! Кулында дипломы бар, акчаны ярыйсы табар. Ялгыз башына күп кирәкми, авылдагыларга җибәреп торыр.

Әйткән сүз – аткан ук. Ниятен-нән кире кайтучылардан түгел иде Зәкия. Сеңлесенең ай-ваена карамады, теге кунак хатынга ияртеп җибәрде. Һаман да әлеге тыңлаучанлыгы, артык юашлыгы харап итте Кәримәне. “Зарар юк, анда да яши кеше. Әнкәйләргә ярдәм итәрмен. Мансур да аңлар әле”, — дип юатты кыз үзен. Ә чит төбәккә барып эләккәч... Тәмле-татлы телле хатынның мә-кер­лелегенә тиз төшенде Кәримә. Баксаң, кунак түтәйнең үз планнары булган икән. Яшь-сылу, инсафлы-тыйнак авыл кызын берәр картка дим­ләргә! Әлбәттә, яучы сыйфатында мул гына өлеш исә-бенә. Ул чакларны исенә төшерсә, әле дә тәннәре чымырдый Кә­римәнең. Нәрсә коткарды соң беркатлы кызны һәлакәттән? Әнкә-сенең догаларымы, үзенең Алла­һы Тәгаләгә ялваруларымы? Ихтимал. Югыйсә, уйламаган җир­дән изге күңелле якташына тап булыр идеме? Очраклы гына базарда танышып киттеләр Латыйфа белән. Биредә күптән яши икән хатын. Мондагы гореф-гадәт­ләрне яхшы белә. Якташ кыз сөйлә­гән­нәрдән барын да аңлады зирәк хатын. Кәримәне шундук үзләренә алып кайтты. Тиздән танышлары аша күрше кышлакка эшкә урнаштыру хәстәрен күрде. Шул рәвешле котылды Кәримә явыз “кунак хатын” тозагыннан.

Ә инде Мансурга килгәндә... Хатларыннан өзде егет. Сөйгә­ненә җавап язарга ашыкмады. Һич аңламады моны Кәримә. Әллә авырып киттеме Мансур, ул-бу хәлгә тарыдымы. Үпкәләдеме? Барысын аңла­тып язды бит, югыйсә, егетенә!

...Кыз хәбәрдар түгел иде, әлбәттә. “Яхшылык кына теләүче” адәм актыкла­рының әллә нинди шакшылыкка әзер икәнлеген ул кайдан белсен. Авылда да табылды андый “киңәшчеләр”. Мансурга Кәримә хакында ниләр генә язмадылар. Имеш, кыз бик тә начар юлга баскан, тә­нен сатып көн күрә, шул шөгыленнән кил­гән пычрак акчаларны аналарына җибә­рә. Оятсыз, ничек җир йотмыйдыр үзен! Һәм башкалар, һәм башкалар... Хәрби хезмәттә калган егеткә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу коточкыч хәбәр. Ышанмады тәүдә. Гайбәтчеләр ни сөйләмәс, дип юанды. Тик яман шик күңеленең бер почмагына кереп оялаган иде инде. Ике туган апасы язды, югыйсә, “ышанма, сездән көнләшүчеләр буа буарлык. Кәримә янына бар, аңлаш”, — дип. Тыңламады. Ә теге яман-хәтәр “яңа­лыклар” һаман өелә торды. Гарьләнде Ман­сур, эчендә дөрләгән ачу-нәфрәт утында янды-көйде. Кәримә­дән килгән хатларны да учакка ташлый барды. Ахыр чиктә бөтенләй тинтәк адым ясады. Очраклы гына танышкан бер кызыйга өйләнде дә куйды. Күрегез, янәсе, исем дә китми сезнең ишеләргә...

Авылдан Мансур турында баш җит­мәс­лек хәбәр алгач, Кәримә тиз арада ту­ган якларына җыен­ды. Хезмәт урыныннан җибәр-мәскә тырыштылар, билгеле, белемле-эшчән, ягымлы-мөлаем сылуны ошатып өлгергәннәр иде. Әмма кыз сүзендә нык торды, икеләнеп бушка вакыт уздырыр мәл түгел. Авылда исә бөтенесе дә расланды. Мансурның ике туганы сөйлә­гәннәр башкача шик калдырмады. Кәримәне барыннан да бигрәк егетнең җиңел генә гайбәтләргә ышанып, вәгъдә­сеннән ваз кичүе булды. Ә озакламый... “Мансур хатыны белән ялга кайта икән”, дигән хәбәр таралды. Читтән генә күрде ул хатынны Кәримә. Төскә-биткә шөкәт­сез, усаллыгы йөзенә чыккан. Әл­лә шулай тоелды гынамы? Хәер, чибәр булды ни, ямьсез ни, эш узган. Мансур хәзер тулаем чит кеше. Очраклы бер күрешүдә элекке гашыйклар ымлашып кына сәламләште, эчләрендә дөрләгән хәтәр утны тышка чыгармады...

Ярый әле кунаклар озак юанмады авылда. “Хатыны ашыктырган”, диделәр. Кәримә-Мансурның яшьлек тарихы колагына эленми калмагандыр, билгеле. Бәласен­нән башаяк. Тизрәк таярга кирәк бу яклардан... Киттеләр. Кәримә-Галиябану калды. Тәүдә күңелен әрнеш-рәнҗеш яндырса, ахырда тәмам битарафлык чоңгылына уралды кыз. Ничектер сүнде-сүрелде. Күрше авылдан үзеннән күпкә олы тол ир кулын сорарга килгәч, язмышына буйсынган бер кыяфәттә ризалыгын бирде. Бу хәлдән гаҗиз булган анасы каршы килеп караса да, кире чигенмәде. “Ташландык кыз дип көлмәсләр, ичмасам”, дип кырт кисте.

Җаның-тәнең тартмаган кеше белән гомер кичерүнең ни дәрә-җәдә ачы икәнлегенә тиз төшенде дә соң... Тик кайтыр юллар өзел-гән, терсәкне тешләп булмый.

Шулай да тәкъдир дигәнең яшь хатынны кызганды булса кирәк, үтә сөйкемле кызчык бүләк итте. Ана бәхетен татыган гүзәл зат өчен әйтерсең лә күк капусы ачылды. Кем, ни өчен яшәячәген анык аңлый иде ул хәзер. Сабый үсә торды, күңел җәрәхәтләре дә бераз бөтәшкәндәй тоелды. Тик шунысы эчне кыра: картаеп барган ир заты яшь бичәсен көнли. Кемнән диген әле. Әллә кайларда яшәп ятучы Мансурдан! “Беләм, көтәсең син аны, хәбәрләшеп торасыз”, дип һаман җанны телгәли.

Рәхмәт төшкере, вакыт-вакыт туган авылына кайтып юанып килә яшь ханым. Әлбәттә, ире җибәр­гәндә. Еллар кирегә тәгәрәгәндәй тоела ул мәлләрдә. Һәммәсе үтә якын, таныш. Менә яшел чирәм кап­лаган капка төбе. Мансур еш килә иде гармунын тартып бирегә. Сөек­лесенә тыныч йокы теләгән­дәй, иң матур көйләрен сыздыра да, таң әтәчләре кычкырганчы гаип була. Күрше әби-чәбиләр чәпчегән булалар: “Һич тынгы бирмәде инде бу Сәгыйть малае”, — дип үзара зарланышалар. Ә чынында исә, ачуланулары тыштан гына, яшь­лекләрен сагынулары. Дөресен әйткән­дә, көтеп алалар карчыклар егетнең гармун моңнарын. Бик тә тансык ул көй­ләр.

...Хатирәләреннән айнырга теләпме, Кәримә ирексездән башын чайкап куйды. Кайдан искә төште диген. Тәки хәтердән җуел­мый икән гамьсез кыз чаклар, күп­ме генә онытырга тырышсаң да... Чү, колагына ишетеләме әллә? “Зәңгәр күлмәк”не уйныйлар тү-гелме. Мансур еш суза иде бит аны гармунында. Үзенә күрә “пароль”, бүген кичке уенга чыга­сыңмы, янәсе.

Ни хикмәт, гел аныңча өздерә кемдер ул гаҗәеп көйне. Әллә шулай тоела гынамы?..
Тоелмаган, “Зәңгәр күлмәк”не чыннан да Мансур уйный иде. Чираттагы кыска ялына берүзе генә кайткан ир, сагышын басалмыйча, Кәримәләр йорты янына килеп басканын сизми дә калды. Йөрәге читлектәге кош кебек, бәргәләнә. Үкенү той­гысы һич тынгы бирми. Ялгышын аң­лады да бит, тик соң инде, эш узган. Кәримә-Галиябану читләр кулында, үзе дә яратмаган хатын белән көн күрә. Бөте­несен ташлап, кулын селтәп, чыгып китәр иде бер якка, балалар бар. Аларның ни гаебе. Кем әйтмешли, “түз йөрәгем, түз”.

Күзгә-күз тап булмады бер-берсенә ул айлы кичне элекке гашыйклар. Бәлки, яхшыгадыр. Бер үк елгага ике тапкыр керүдән ни фәтва? Ирекле кош түгел ич бәндә дигәнең. Тиз арада үзе теләгән, җаны-тәне тарткан якка очып китә алмый. Богау-тышаулары бихисап. Чыны да, күзаллаганы, уйлап тапканы да.

...“Зәңгәр күлмәк” тарихын Нәфисә әнисе вафатыннан соң гына белде. Икетуган апасы сөйләде. Мансур белән хатыны­ның Кырымда төшкән фотосын да күрсәтте. Ни рәвешле кулына эләккән диген бу сурәт... Менә нинди булган икән ул абый. Төз гәү­дәле, чибәр, кыю-үткен карашлы. Хәләле караңгы-төксе чырайлы. Затлы киеме дә үзенә ятышлы түгел сыман... Их, Мансур ага, ни­ләр ге­нә әйтсәң дә аз сиңа. Сөйгән кешеңә биргән вәгъ­дәңне бозып, теләсә кемнең сүзенә ышанып... Икегезнең дә бәхете­гезне челпәрәмә китергәнсең ич ахмак­лыгың аркасында! Нилектән шул дәрә­җәдә сукыр була икән адәм баласы. Җавап юк. Ә бәлки ул мәңгелек серне җыр-моңнан эз­ләр­гәдер. Юктан гына тумаган лә­баса ул җырлар. Кемнәрнеңдер яшәеш маҗаралары, мәхәббәт тарихы, әйтел­мәгән серләре яше-ренгәндер, бәлки, аларда.

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсем...

 

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш бала язмышы гомер