Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр агыла… кич чыгарга!

«Кич чыгу» дигәне нәрсә була соң ул, яшьләр? Энекәш-сеңлекәшләребезнең сорауларына җавап табып карыйк әле…

Апа-абыйларының киенеп-ясанып, хушбуй сибеп, төне буена каядыр югалып торуларын күреп: «Кая бара икән болар?» – дип уйга батып өйдә калучы энекәш-сеңлекәшләр бер миндә генә түгелдер. Үзебез белән дә алмыйбыз, ни сәбәпле чыгып киткәнне дә җүнле-рәтле аңлатмыйбыз, бары тик: «Үскәч, син дә кич чыгарсың!» – дип серле елмаябыз гына. «Кич чыгу» дигәне нәрсә була соң ул, яшьләр? Энекәш-сеңлекәшләребезнең сорауларына җавап табып карыйк әле…

Яшьтәшләремнең күбесе кич чыгуны менә ничек күз алдына китерә: эшләр беткәч, мунча кереп чыгасың, машинаң булса, рульгә үзең утырасың, булмаса, машиналы иптәшеңә ватсаптан: «Килеп ал!» – дип хәбәр саласың да, район үзәге тирәсен әйләнәсең. Әгәр анда әллә ни юк икән, машина багажнигын ачып, шунда утырып, кальян тартасың. Бөтен районны дер китерерлек музыка кушу – кайбер яшьләр өчен мәҗбүри гамәлдер. Бик осталары исә кич чыгуны табигатьтә утыру – шашлык, уха пешерү дип атый. Алай тагын да күңеллерәктер.

Иптәшем, яшьтәшем Регина Сафиуллина «Кичке тугызлар җитәрәк, бездән берничә йорт астарак яшәгән иптәшләргә җыелабыз, яшел чирәмгә утырып, таң атканчы кәрт уйныйбыз» дип сөйли. Әйе, иң рәхәт кич чыгулар шул җәй көне инде, таң атканчы йөрергә була.

Тиздән 25 яшен тутыручы Диләрә Әхмәдуллина өчен авылда ял итү – урамга чыгу түгел. «Минем өчен чын ял – авылда мунча керү, чабыну, чыккач, бал белән тәмләп чәй эчү. Әй, җаным, кич чыкмаганга!.. Элек клубка йөри идек. Менә шул чакта өйдәге идәннәрнең кайсы шыгырдый, кайсы юк – өйрәнеп бетә идек инде», - дип сөйли Диләрә.

Хәзерге авыл яшьләре генә ялларын эчеп, тартып кына уздыра дигән фикер ялгыш булыр иде. Андый «шуклыклар» элегрәк тә булган.

Күрше абыйга «Яшь чагыгызда кич белән ни эшли идегез?» дигән идем, «Сарай артына керә идек тә, эчә идек», ди.

Хәзерге яшьләр дә дискотекалы, гармунлы, гитаралы, учаклы яллар оештыра белә ул. Әмма күпчелек авылларда яшьләр өчен сыйфатлы дискотекалар юк шул хәзер. Шәһәр дискотекасын күреп кайткан яшьләр, авылдагы килделе-киттеле аппаратурадан чыккан көйгә биеми инде.

Балтачыбызда күңелләре белән сәнгатькә, мәдәнияткә тартылган егет-кызлар бихисап күп. Концерт-чара оештырганда да аларга мөрәҗәгать итәләр. Болын кадәр клубын булсын да, йөрүчесе булмасын әле. Яшьләр өчен кызыклы, алар яшенә туры килә торган чаралар үткәрергә кирәк шул. «Балтач» ял паркында көндәлек диярлек музыка яңгырый, урам шашкасы, тагын ниндидер уеннар оештыралар. Монысы өчен бик зур рәхмәт, әмма кичке 6дан тугызга кадәр оештырылган мондый чаралар күбрәк мәктәп балалары, 10-15 яшьлекләргә кызык. 18 яшьләре тулганнар көпә-көндез, эш эшлисе урынга, шунда төшеп, шашка уйныймы соң инде? Ә кичке тугыздан соң яшьләр өчен нинди күңел ачу чаралары каралган соң? Аннан «Яшьләр шәһәргә тартыла, яшьләргә авылда кызык түгел» диләр. Соң, гел кайдадыр барып, шашлык пешереп йөреп булмый бит әле ул, берәр кая барып та ял итәсе килә. Хезмәт куйганнан соң, ял итү зарур, әмма аны оештыра белергә дә кирәк.

Эштән кайткач, диванда сузылып яту – ял түгел, ул, гомумән, кызыклы шөгыль булмас. Шулай ук, компьютер алдында уйнауның да тора-бара кызыгы бетә. Яшьләр хәзер телефонда. Иң яхшысы – мавыктыргыч, үзеңә кирәкле шөгыль табу. Болардан тыш, иң элек үз-үзеңә «Һәр ялны бушка үткәрмим» дип сүз бирсәң, тагын да яхшырак. Спорт, күңел ачу, теләгән кешегә утырып ял итү мәйданчыклары күп шул бездә! Төрле чаралар, уеннар, бәйгеләр дә оештырып торалар. Эх, берәр җирдә кич белән, караңгы төшкәч, менә дигән дискотека да гөрләтсеннәр иде.. Нурминский да килсен иде, әмма ул Мәскәүдә яшәп, шунда иҗат итә бугай. Яшьләр агылыр иде аның концертларына.. Хәзер зурларның яшьләре агыла.. Яшьләр күңел ача белмәгәннән. Менә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният яшьләр кич чыгу