Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илүзә Ибраһимова: "Идеясе әнинеке, бизәге үземнеке"

28нче август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" республика көненә багышланган балалар открыткасы бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы белән бүләкләр җыелмасы тапшырылды.

"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте быелның апрель аенда Татарстанның иҗтимагый оешма вәкилләрен бергә җыйган "Без булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оешкан иде. Аның максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру.

Бүгенге көндә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшли. Активистлар һәркөн 150дән артык төрле чаралар үткәрә.

"Президент белән бергә" хәрәкәтенең безнең районда да филиалы оешты, аның белән "Хыял" яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков җитәкчелек итә.

- Районда моңарчы өч яшьләр оешмасы - аграр яшьләр берләшмәсе, волонтерлар оешмасы һәм "Яшь гвардиячеләр" актив эшләп килә иде. Хәзер аларга "Президент белән бергә" хәрәкәтенең райондагы филиалы да өстәлде. Хәрәкәт оешканнан бирле шактый гына эшләр башкарылды. Иҗтимагый хәрәкәт активистлары халыкны булачак сайлауларга чакыру максатында авыл җирлекләрендә булып, очрашулар уздырды. Һәм мондый очрашулар әле дә даими үткәрелеп тора. Активистлар шулай ук "Спортлы Татарстан" дигән тематик мәйданчыклар оештыра. Аларда ГТО нормаларын тапшырырга мөмкин. Мондый мәйданчыклар милли бәйрәмебез Сабантуй вакытында, Бөрбаәтагы мөселман балалар Сабан туенда да һәм аннан соң да үткәрелде. Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яшибез, - ди Раил Садыйков.

Республика көнендә хәрәкәт активистлары тарафыннан тагын бер матур чара оештырылды. "Республика тасмасы" акциясе кысаларында Татарстан әләмен гәүдәләндергән тасма таратылды. Моннан алда гына"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" дигән балалар открыткасы бәйгесе оештырган иде. Әлеге бәйгедә балтачлылыр бик теләп катнашты.

- Район күләмендә үткән бәйгегә барлыгы 36 эш килде. Алар арасыннан бәйге таләпләренә туры килгән 11 иң яхшы эш сайлап алдык. Балтачтан Илүзә Ибраһимова ясаган окрытка беренче урынга лаек булды. Икенчедә - Мәликә Сибгатуллина (Түбән Кенә авылы), өченче урында Алмаз Галимуллин (Балтач), - ди "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең Балтач районы филиалы активисты Эльвира Әхмәдуллина.

Ә Илүзә Ибраһимованың эше республика буенча 7-10 яшьлекләр арасында өченче урынга лаек дип табылды. Ул 28 август көнне әнисе белән Казанның "Арена" клубында үткән бүләкләү тантанасында катнашты.

- Бәйге турында "Волонтер" үзәге активистларыннан ишеттек тә үзебезне сынап карарга булдык. Илүзәгә 5 яшь кенә булса да, ул кул эшләре технологиясен яхшы белә. Бәйгенең район этабында җиңү яулаган открытканың идеясе минеке булса да, Илүзә аны үзе башкарды. Ә инде республика буенча өченче урын алуыбызны белгәч, бик куандык. Зур сәхнәгә чыгып бүләк белән Мактау таныклыгы алу Илүзәнең үзе өчен генә түгел, безнең өчен дә зур вакыйга булды, - ди Илүзәнең әнисе Ләйсән.
Нәни Илүзә бүләкләү тантанасыннан соң журналистларның сорауларына җавап биргән, иҗатының серләре белән бик теләп уртаклашкан.
Фотолар Гүзәл Фатыйховадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250