Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен кадрлар резервын формалаштыруга конкурс старт ала

Кандидатларның югары белеме һәм җитәкчелек итү вазифаларында кимендә өч ел эш стажы булуы шарт.

Казанда яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре җитәкчеләрен вакантлы вазифаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс старт ала. Тиешле белдерү Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Конкурсантларның югары һөнәри белеме һәм җитәкчелек итү вазифаларында кимендә өч ел эш стажы булуы шарт. Сайлап алуда бары тик Россия гражданнары гына катнаша ала. Алар конкурс комиссиясенә гариза, анкета һәм башка документларны тапшырырга тиеш. Документларның тулы исемлеге белән җыентыкта танышырга мөмкин.

Документлар 10-16 сентябрь көннәрендә Петербург ур., 70нче йорт адресы буенча Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында 10.00-16:00 сәгатьләрдә кабул ителәчәк. Мәгълүматны әлеге телефон номеры аша белергә була: +7(843)237-59-89.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадрлар резервы