Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

Яшьләр эшләре министры Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте, үзенең дә Казанның Мәскәү районындагы Үсмерләр клубына йөргәнлеген искә алып үтте.

«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев