Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары күңелне кайтара

СМУда балалар мәйданчыгы төзелгәнгә берничә ел инде.Тик монда балаларны уйнатам дип тыныч күңел белән килеп булмый. Кич җитә башладымы мәйданчыкка яшьләр җыела.

Кечкенә бала белән килеп,скәмиянең чиста җирен таба алмаган әниләргә үсмер кызлар һәм егетләр ничек утырырга кирәкле "үрнәк" күрсәтеп,скәмиянең аркасына менеп кунаклыйлар.Аяклары белән әти-әни һәм кечкенә балалар утыра торган җирне изеп. Әле тыныч кына утырсалар икән, гел сүгенеп, яшь балалар барында тәмәке тартып, шешәсеннән сыра чөмереп, кочаклашып,үбешергә дә оялмыйлар. Кемнәрнеңдер газиз балалары булган шушы егет һәм кызларга карап, әти-әниләре ник бер генә көн килеп карап тормый икән үзләренә дип аптырыйм. Дөрес,мәйданчыкта бик акыллы,тәртипле балалар да бар. Көн дә килеп я футбол, я волейбол уйный алар. Андый кыз һәм егетләргә сокланып,балаларга үрнәк итеп күрсәтеп торабыз. Тик яман яшьләрдән ничек саклыйк икән балаларыбызны? Бу очракта ярдәмне кемнән көтик?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев