Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәүнең үзеннән көч алалар

Җирдә яшәүнең матурлыгын яши-яши аңлый адәм баласы. Иң башта балаларының үскәнен көтә. Тормышка аяк бастыргач, оныклары өчен борчыла.

Сосна авылында яшәүче Әсмабикә белән Фарук Габидуллиннар да шундый гаиләләрнең берсе. Гаилә корып яши башлауларына 50 ел булып китте.Алтын туйларын тигезлектә, муллыкта күрергә насыйп булды. 3 ир- егеткә тормыш бүләк итеп аякка бастырыргы, аларның балаларын, оныкчыкларын күрергә язган аларга. Әтиебез Фарук 1931 елның 24 апрелендә Хәлиулла белән Фәризә гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә, аның артыннан тагын 4 туганы бер- бер артлы дөньяга аваз сала . Олы балага үзеннән кечеләрен карарга, йорт эшләренә булышырга, эшкә көче җитә башлау белән колхозда хезмәт итәргә кирәк була. Сугыш чорында 10 яшьлек малайлар курыкмыйча ат җиккәннәр, иген иккәннәр,чәчү чәчкәннәр...Үсә төшкәч комбайнда, аннан соң колхоз пилорамасында хезмәт куя. 1967елдан район финанс мөдиренең шофёры булып эшкә алына, лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Бүгенге көндә әтиебез үзенең 85 яшьлеген тормыш иптәше,биш туганы, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, гаилә дуслары белән каршы ала.

Әниебез Әсмабикә исә 1940 елның 15 маенда Маһиҗамал белән Борхан гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килә. Балачагы сугыш чорында үткәннәрнең үсмер чакларында икмәккә туймаган чаклары бик еш була.7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урта белемне кичке мәктәптә, эшләп укып бетерә. 2 ел сарыклар карый, җәйләрен плугорист булып эшли. Хат ташучы булып эшләгән елларында 5 чакрымлы Сосна авылына берүзе хезмәт күрсәтә.1963 елда авыл клубына мөдир итеп куялар. Озак еллар эшләү дәверендә ул үз эшенең остасына әверелә. Олы хезмәтләре өчен "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була, күпсанлы Мактау таныклыклары арасында мәдәният министрлыгыннан бирелгәннәре һәм Татарстан Президенты М.Шәймиев тапшырганы аеруча истәлекле.

Без кадерлеләребезгә саулык, бәрәкәтле, тыныч, лаеклы картлык телибез. Әле тагын да киңәшләрен ишетеп , ярдәмнәрен тоеп яшәргә язсын.

Кырыс тормыш җиңәлмаган,

Гайбәт сүзе кералмаган

Сезнең арага.

Яхшы тәрбия биргәнсез,

Җил -яңгыр тидермәгәнсез

Һәрбер балага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250