Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшүсмерләрдә психологик тайпылышаларнынинди билгеләр буенча танып белеп була. Психиатр киңәшләре

Ләйлә Шәйдүкова яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануы турында әйтте.

Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануы турында сөйләгән.

Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый, дип ассызыклый Шәйдүкова

«Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Мисал өчен, совет заманында армиягә алыр алдыннан татуировкасы булган егетләр куркыныч янаган төркемгә кертелде. Психиатр белән консультация үткәрелә иде», — дип сөйләде ул.

Бала белән ата-ана арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм аның аралашу даирәсенә игътибарлы булу кирәк. Еш кына төрле куркыныч замаа мавыгулары нәкъ менә шуннан башлана, ди табиб..

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психологик тайпылышлар психиатр киңәшләре