Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ясминәнең Яңа ел алды теләге чынга ашкан

Балтач бистәсендә яшәүче 9 яшьлек Ясминә Гозәерова тумыштан мөмкинлеге чикле бала. Әти-әнисенең зур тырышлыгы белән Ясминә сәламәтлегендә бүгенге көндә зур алга китеш сизелә.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә Ясминәнең әнисе Айгөл "Хыяллар чыршысы" дигән проект барлыгын белеп ала һәм шунда катнашыр өчен интернет аша хат юллый. Анда ул Ясминә күптән кызыккан уенчыкны сорап яза. 31 декабрь иртәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фаризовна Ясминә янына кунакка киләләр һәм әлеге уенчыкны бүләк итәләр. "Ясминәнең ничек сөенгәнен күрсәгез иде.Балабызны сөендергән өчен Рамил Рашитовичка зур рәхмәтләребезне ирештерәбез", дип шатлыклары белән бүлешә Гозәеровлар гаиләсе. Хәзер инде аларның алдында тагын бер максат тора - ул Ясминәне тернәкләндерү курсларына алып бару өчен акча җыю. Бу эштә дә ярдәм итәр өчен яхшы күңелле кеше очраячагына шикләнмим. Ясминәнең хыяллары һәрчак тормышка ашып, алга таба үз аякларында йөреп китәргә насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев