Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятим күӊеле

Акрын гына яӊгыр яуса Расилныӊ күӊеле нигәдер кисәк үзгәрә. Менә бүген дә авыл урамы буйлап атлаганда, уйлары өстән яуган яӊгырга ияреп, 40 елдан артык узган вакыйгаларга, шул вакыттагы июль аеныӊ күӊелсез көненә барып тоташты.

…Йоклый алмыйча озак әйләнгәләп ятты Расил. Төнлә авыл урамы буйлап әбисенеӊ кулына тагылып кайтканда авылдагы санаулы этләрнеӊ бер туктаусыз өрүләре, өйгә кергәч тә әбисенеӊ әкрен генә авыз эченнән пышылдап укыган догалары колагында һаман да яӊгырап тора иде әле. «Теге» йортта түрдә, узган ел гына алган яӊа кровать өстендә ак җәймә ябылган гәүдәнеӊ әтисенеке икәненә ышанасы килми иде аныӊ. - Ничек инде аныӊ әтисе үлсен, аныӊ да бит бүтән малайлар кебек әтисе булырга тиеш? Дөрес, соӊгы елларда бик чирләде ул. Төннәр буе йөткереп чыгулар, сулышын көчкә генә, гыжылдап алулар - болар барысы да әтисенә чирнеӊ бик зәһәре эләккәненә күрсәтә иде. Балтач, Казан бульнисләрендә да озак ятты, файдасы гына булмады сыман. Ябыккан, сөяккә генә калган әтисе барыбер Расил өчен иӊ батыр, иӊ якын кеше иде.
Киноларда күргән сугышта катнашкан бит аныӊ әтисе. Әмма кешеләр янында кычкырып әйтергә ярамаган ягы да бар - әтисе нимечләрдә пленда булган. Дөрес, малайлар, әллә белмичә, әллә белеп, алай үртәмиләр. Казанга йөк машинасына төялеп баргач, Кремль янында калкулыкта торган Герой Муса Җәлилне күргәч, әтисенеӊ дә аныӊ белән бергә фронтта сугышып йөруен бик тиз исләренә төшергәләде ул аларга. Муса кадәр Муса да әсирлеккә төшкәч, аныӊ гына әтисе ни эшли алган соӊ.
Сугыш беткәч, Магадан дигән җирдә 9 ел буе булганын әтисе бер дә ачыктан-ачык исенә төшермәде, сөйләмәде. Бик офтанган вакытларында гына «Тормыш - анаӊны ормыш» дию белән чикләнә иде. Әтисенеӊ авылда абруе зур. Әмма, нигәдер, төп йортта торучы әнисе, апасы, энесе һәм башкалар белән аралашмавы малайныӊ башына сыймый. Кешеләрдән ишетелгән аерым сүзләрдән генә ике гаилә арасында ниндидер бик нык аӊлашылмаучылык килеп чыкканын абайлый иде.
Әтисе таза вакытта урман эчендә урнашкан күрше әртилендә, «егерме алды»да эшләгәндә, сәпидтә йөрде. Ул заманында бу хәрәкәтләнү җайланмасы авылда бер-ике генә. Майланган-көйләнгән сәпид, җайлап кына тәгәрәп, алгы рамга аркылы утырган Расилны күп җирләргә йөртте. Тагы әтисенеӊ ул чор бик сирәк һөнәре бар - ул тимерне эретеп ябыштыручы. Хәер, кулы балта тотса да, һәр нәрсәне коеп куйган кебек, җиренә җиткереп, матурлап эшли иде ул. Тимердән ябыштырып эшләгән балта остасына әшләнгән эш кораллары авылда гына түгел, якын-тирә осталарда да юк.
Әтисенеӊ колхоз кортлыгында эшләгәнен дә яхшы хәтерли әле Расил. Үзе белән беренче тапкыр кортлыкка алып менгәч, корт чакмасын, дип ак битлек кигезеп, умарта оясын ачканнарын карап торды ул. Рамга җыелган кортларныӊ тез-без йөрүе, төтен өрдерүгә, бүтән җиргә елышулары гажәеп тоелды. Күӊелгә нык үтеп кергән булгандыр, ул төнне йокларга яткач, күз алдында безелдәгән бал кортлары гына булды. Ул вакытта да бүгенге кебек озак йокыга китә алмыйча яткан иде ул.

Иртә бик тиз җиткән икән. Расил тиз генә әбисен дә көтмичә чәй эчеп, әтиләре йортына юл тоты. Халык инде өйләре янында җыелган, сөйләшеп торалар. Көне дә караӊгы, кояш болытлар арасыннан чыгарга уйламый бугай. Расил мыштым гына лапаска кереп китте. Яртылаш ачык зур ишектән бар нәрсә күренеп тора. Менә апалар берничә чиләк суны баз артына багана төбенә бер җиргә түктеләр. Абыйлар ишек алды яшел чирәмгә арткылы-торткылы тоткычлы әйберне уӊайлап куйдылар. Күзенә яшьләр килеп тыгылса да, нигәдер җылый алмады Расил. Әйтерсеӊ, нәрсәдер күӊелне катырган иде.
Әтисенеӊ энесе, «җизни», дип йөргән абыйлар да сүзсез торалар. Ник берсе килеп, хәлеӊ ничек, дип сорасыннар… Бу мизгелдә малай бар дөньяга үпкәле иде. Кереп карап чыга аласыз, дигәч тә аяклар урыныннан кузгалмады. Күӊелен кайчанннан бирле бимазалаган, әтисез, ятим бала булам бит мин дигән уй аны нәрсәдер эшләүдән тыеп тора иде.
Кәләпүш кигән берәү, алып чыгарга керегез, дип яӊа хәбәр бирде. Менә әтисе ишек алдында, япмалар япкан килеш, зиратка алып бару җайланмасы өстендә ята.
Ир-атлар аны күтәреп, капка аша чыкканда тукталып, кузгалырга булдылар. Расил да качып торган урыныннан чыгып, халык артыннан иярде. Гаҗәеп, шушы кузгалуны гына көткән сыман шыбырдап яӊгыр тамчылары төшкәләргә тотынды. Бөтенләй уйламаганда, атлаган уӊайга, кайбер начар яклары белән авылда дан тоткан Хәбирҗан абыйсы аны аркасыннан сөеп, юатырга тотынды. «Елама энем, әтиеӊ яхшы кеше иде. Син егет, син …».
Калганыӊ ишетергә мөмкинлеге юк иде. Яӊгыр тамчыларына кушылып ике биттән аккан күз яшен дә берәү дә күрмәде. Зиратта әтисен күмгәннәрен озак карап тора алмады ул. Читтән-читтән генә йөреп, әкренләп капкадан чыгып китте. Урамга чыгуга, адымнарын кызулатып, клуб янындагы чишмәгә бара торган тыкрыкка юнәлде. Инде күз яшьләрен тыймыйча, үксеп-үксеп, озак елады ул вакытта Расил. Әтисенеӊ үлеменә һич көтмәгән чит кешенеӊ якын итеп юатуы да килеп кушылуы нык тетрәндергән иде аны.

Төшкәләгән яӊгыр астында зират турысында, авыз эченән «Иннә лиилләһи вә иннә иләйһии рәҗигүүн», дигән догасын укып, Расил югары очка юл тотты. Ничә еллар күӊелендә йөрткән, Хәбирҗан абыйсына әйтә алмаган рәхмәтне җиткерергә ул әле яӊа, 40 елдан соӊ гына бара иде.

Фото: http://www.hizmet.today

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250