Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яу кырыннан килгән солдат хаты изге ядкарь булып саклансын

Әлеге хатлар авыр сугыш чорында тез өстенә куеп ашыгычлык белән язылган үзәк өзгеч хатлар, шуңа күрә эчтәлегенә тими генә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    Таузар авылыннан Хәлиуллин Рафаил хаты
    21 сентябрь, 1944 ел

    Сагынычлы хат башы.
Сезки гыйззәтле булып торучы әти белән әнигә улыгыз Рафаилдән бик сагынып күп сәлам. Равилгә, Венерага һәм Розага, барча туганнарга миннән күп сәлам диярсез. Сәлам соңында үзем таза-сау, сезне дә таза-саудыр дип беләм.

Без машина алып китеп сугышка 200 чакрым торабыз. Кием яңаны бирделәр, ашау ярый. Сездән күптән хат алганым юк, шушы адрес белән хат языгыз. Бу адрес белән сугышка керсәк тә хат килә.
    Полевая почта 01014
    Хәлиуллин Р.

Миннән хат килгәнне көтмәгез, хат салып кына торыгыз. Мөхәммәткә дә әйтегез, ул да хат салсын. Безнең монда хат салырга кәгазь юк. Хәзергә хушыгыз. Сагынып хат язучы улыгыз Рафаил.


    Карадуган авылыннан Сәләхов Низаметдинның сугыштан язган беренче хаты

    Сагынычлы хат.
Сезки вә хөрмәтле булып торучы бу дөньяда мәңгелек булган тормыш иптәшем Миңлебикә. Сиңа иптәшең Низамнан бик сагынып, бер күрергә зарыгып бик күп сәламнәремне җибәреп калам. Сәлам шулай ук улым Хәйдәргә, кызым Зәйтүнәгә һәм дә Нураниягә. Әбиләрнең барчасына күп сәлам диярсез. Сәлам шулай ук Җәләй абыйларга, Хәким абыйларга, Шәрип дус белән Вәли дуска.

Әхмәт белән без бер эшелонда барабыз, Гаптерәүфләр бездән алда чыгып киткәннәр иде, куып җиттек инде. Безне кай якка барасыз дип сорасагыз, без әлегә Мурманский юлы белән барабыз. Бикә, бәгърем, авылда ни хәлләр бар соң? Бер кайтып күрер көн булырмы микән соң инде? Шул тикле күрәсем килә инде.
Минем, бәгърем, әлегә точный адресым юк. Яңадан хат язарга туры килсә салырмын әле. Адресны да язармын, исән булсам. Бикә сиңа әйберләрне Казанда салдым. Бар нәрсәм дә сиңа кайтыр.
Исән-сау кайтып күрешергә насыйп булса ярар иде инде. Бу хатны Ленинградтан салдым. Безгә дә барып керергә озак калмады инде.
Нишләргә дә белгән юк.
Хуш-сау бул . Хат язылды 17.07.1941 ел


    Таузар авылыннан Галимуллин Барыйның әнисе Галимуллина Гафифәгә язган хаты

    Хат башы.
Сезки туган илдә яшәүче газиз әнигә улыгыз Барыйдан бик сагынып бик күп сәлам. Шулай ук Гөлфарыйга, Маһанига, Габделхәйгә, Әминәгә, Мөнәвәрәгә бик сагынып бик күп сәлам. Шулай ук башка агайнеләргә и күршеләргә сагынычлы күп сәлам. Бу да мәгълүм булсын, үзем таза-сау.

Шулай ук сезне дә таза-саудыр дип беләм. Шаять таза булсагыз кирәк. Үзегездән бу хәлдә хат алганым юк. Әтидән бер хат алдым. Әни сине авырта дигән. Синең өчен бик кайгырам. Әни, син дә авырткач, бик җайсыз булыр инде. Абыйдан да хат килми икән. Аның өчен дә борчыла торгансыздыр. Әни, мин шул иске урынымда ич, минем өчен кайгырмагыз. Мин үзем сезнең өчен бик кайгырам. Ашарыгызга начардыр. Мин дә ярдәм итә алмыйм. Әни синең авыруыңны ишеткәч, үзем дә бик борчылып торам. Тормышлар авырга калды. Әни бу хатны ашыгып кына яздым. Башка язар сүзләрем юк.

Шуның белән сүземне бетерәм. Ярый, хәзергә хушыгыз, аннан шуны беләсем килә, сатып алырга оннар бармы, юкмы? Һәм хакын әйтеп языгыз, кыйммәт торамы?
    Адрес: 2375 п.п часть 177
    Получить Галимуллину Борису Исхаковичу
    13.01.1943ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат хатлары