Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яу кырыннан сәлам хаты”

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикада башланган бу бик тә кирәкле, мөһим чарага кушылып, без дә газетабызда махсус акция игълан итәргә булдык

Балтачыбызда “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә үтүен, анда фронтовик райондашларыбыздан килгән, җиде дистә елдан артык гомер үтсә дә, якыннары кадерләп саклаган хатларның кайберләре урын алуын хәбәр иткән идек инде.

Әмма, белүебезчә, яу кырыннан алынган мондый хатлар әле райондашларыбызда күп саклана. Аларның кайберләре музейларда урын алган, ә кайберләре әле дә шәхси архивларда, гаилә ядкаре буларак, буыннан-буынга тапшырыла. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикада башланган бу бик тә кирәкле, мөһим чарага кушылып, без дә газетабызда махсус акция игълан итәргә булдык. “Яу кырыннан сәлам хаты” дигән әлеге рубрикада, исеменнән күренгәнчә, сездән килгән солдат хатлары урын алачак. Иң актив укучыларыбызны махсус бүләкләр көтә. Әлегә бу акциянең беренче турына быелның 9 маенда йомгак ясалачак. Хатлар күп килгән очракта без аны дәвам итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев