Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яу кырыннан сәлам хаты-1 (фото)

Балтачта гына түгел, республикада данлыклы «Якты юл» хуҗалыгының элекке рәисе—туган авы­лында 36 ел җитәкче булып эшләгән легендар шәхес Хәмит ага Гәрәев алып килгән ике дистәгә якын өчпочмаклы хатларда бу кадәр мәгълүмат, бу кадәр хистер дип уйламаган идем. Алардан берничә газеталык искиткеч язма­лар хәзерләп булыр иде. Тик минем игътибарымны Җиңү көне хатлары җәлеп итте.

... Куныр авылында го­мер кичерүче, беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан Гәрәй Хәбибуллин, Бөек Ватан сугышына үзе алын-маса да, өрлектәй өч улын яуга озата. Харис, Мәхмүт, Шамил Гәрәевлар, сугыш­чан озын юл үтеп, Герма­ниягә кадәр барып җитәләр, япон сугышында катнашалар. Мәхмүтләре, пленда калып, ике елга якын концлагерьларда га­зап чигә. Аннан котылган­нан соң, 1945 елның декаб­рендә, ике бертуган Мәхмүт белән Шамил, һич көтмәгәндә... Германиядә очраша! «Күпме вакыт күрешмәгәннән соң әллә кайда — үз илеңнән читтә — Германиядә күреш әле! Көтелмәгән шатлык! Кем уйлаган!» — дип яза бу оч­рашу турында Шамил өйдәгеләренә. —

Заманына күрә укы­мышлы Гәрәй ага фронт­тагы улларына авыл тор­мышын җентекләп тасвир­лаган хатларны еш язган.

Уллары үзләре дә хат язардай бер генә мөмкин­лекне дә кулдан ычкындыр­маганга охшый. Арала­рында ярты гына бит язылган хатлар булу шул хакта сөйли.

Менә хатларның нәкъ бер үк көнне язылганнары. Җиңү хәбәрен ишетүгә, Шамил дә, Гәрәй ага үзе дә каләмгә үрелә.

«Минем тормышка килсәк, безнең тормыш хәзер яңача, — дип яза Шамил. — Берничә еллар көткән көнне менә бүген күрдек! Шатлыктан нишләргә дә белеп бул­мый. Ә бит төрлесен күрдек. Бик авыр чаклар булды, тормыш кыл өстендә калган чаклар да.

Без үзебез 6—7 майда немецлардан Эльба елга­сы буен чистартып бете­реп, союзниклар белән оч­раштык. Елга буенда со­ңгы атуны биргәндә сугыш бетәр әле дип бөтенләй уй­ламаган да идек. Шуннан соң туктады. Урманда пар-ковый положениеда хәзер торабыз. Ышанып та бул­мый: бүген тыныч тормыш башлыйбыз! Тыныч, берт­өрле ату тавышы да ише­телми. Бөтен кеше шат­лыклы елмая, көлә.

Әти, әни! Безнең иң ка­дерле теләк бер генә — ничек тә шушыннан исән-сау каласы иде. Минут саен шуны теләдем. Мон­нан соң да барчабызга хәерле гомерләр бирсен иде. Исән-сау булсак, хәзер безгә тигәнен тыныч ва­кытта хезмәт итеп, туган илгә кайтырбыз...»

«Шамил улым! дип яза әти кеше нәкъ шушы көнне, улының да аңа хат язуыннан хәбәрдар бул­мый гына. — Менә бүген 9 май. Иртә белән Германия армиясе тар-мар ителеп, сугышның тукталуы турын­да зур шатлыклы хәбәр алдык. 15 апрельдә язган хатыңны алып укыдык. Ан­нан соң каты сугышлар булды. Хәзерге хәлеңне белмибез. Исән-сау ка­луың турында хәбәр алсак, бу тагын да зур сөенеч бу­лыр иде. Кайчан хәбәр булыр икән дип түземсез­ләнеп көтәбез. Әллә исән булса, Мәхмүттән дә бер хәбәр булыр дип уйлый­быз. Белмим, исән түгел­дер, шулай да күңел көтә. Бу якында фронттан кай­тучылар да, үлүчеләр ха­кында хәбәрләр дә юк. Менә исән булучылар ту­рында хатлар килә баш­лар. Халык бар да хат көтә, улым. Ни булды икән дип, хәлеңне бик беләсебез килеп, хәбәр көтеп калабыз, мөмкин булса тизрәк хат яза күр»...

Тик әти-әнисе Оркыя апа һәм Гәрәй абый Ша­милнең 9 майда язган ха­тын бары тик 4 июньдә генә ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат хаты