Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз ярсуы күңелендә

Фәридә апа Шакирова турында сүз чыкса, бу кешегә яшь чагында ук бар сәләтен тулысынча ачарга мөмкинлек бирелгән булса, кем булыр иде икән дип уйланам мин.

Шагыйрьме, язучымы, әллә инде табибмы (үзлегеннән күп укып та, кайбер табиблар белән тартышырлык белем туплаган инде ул), әллә... Шунысы хак: бу һөнәрләрнең кайсын гына сайласа да, югалып калмас, үз эшенең остасы булыр иде, таланты белән танылыр иде ул. Теләсә-кайсы темага сөйләшерлек, киңәш бирерлек белеме дә, әйтер сүзе, саллы фикере дә бар аның. Хәер, журналистика да әнә шундый тирән белемле, фикерле кешеләр һөнәре, ләбаса. Тикмәгәмени, ике дистә еллап редакциядә эшләп, инде бездән киткәненә аннан күбрәк вакыт үтсә дә, бүген дә үзен райондашлар беренче чиратта үткен каләмле журналист, язучы, шагыйрә буларак белә, таный, хөрмәтли. Гаҗәп, әмма хак: бар темада бердәй колачлап “йөзде”, һәр жанрда бердәй иркен язды Фәридә апа. Шигырьләрен генә алыйк, нинди тирән мәгънә, көчле фикер сөреше ята аларда. 

 

ӘЙТМӘГЕЗ СҮЗ!..

Әйтмәгез сүз сугыш чоры баласына,

Кагылмагыз, зинһар өчен, ярасына.

Кыек караш, төксе чырай җитә аны

Түнтәрергә буразналар арасына.

Буразнада, балчыкта аунап, елап арыгач,

Үскән бит ул бер кирәксез билчән кебек.

Җелекләре суырылып беткән чакта,

Ходай өметкә бәйләгән тормыш җебен.

Эләкмәгән аңа хәтта ана назы,

Авыр камыт икесенә уртак булгач.

Буй җитмәслек хыял булып төшкә кергән

Әти генә сыендырган җылы колач!

Бәхетлеләр мәңге белмәс ятим хәлен,

Ятим бит ул – кимсенүле үзгә кавем.

Мең киртәне җиңсен әле бу бала дип,

Язмышына кушылгандыр ачы әрем.

Кадер булмас сугыш чоры баласына,

Авырлыкка чыдамаса, иртә сына.

Ата гомерен дәвам иткән ятим бала

Тотынсын бер исән калу чарасына!

Сыналып та сынмый калган ятимнәрнең

Корыч кебек ныклыгына исең китәр.

Алар әле җан ярасын ямый-ямый,

Башкаларга игелекле хезмәт итә!

Газизләрем азатлыкта яшәсен дип,

Яу кырында ятып калган аталары.

Мәңге исән рухы белән күктә йөри,

Җирдәгеләр уңышы өчен канатланып!

Әйтмәгез сүз сугыш чоры баласына!..

Китек булган бәхетләрен тарсынмагыз.

Сары түгел, кара түгел, яшел икән

Бәгырьләрне өзә торган моңсу сагыш,

Җиңү көне гел яңарткан моңсу сагыш...

 

СУГЫШ ЯТИМНӘРЕНӘ

Сугыш сезнең бәхетләрне

Утка салган тураклап.

Ач-ялангач ятимнәрне

Беркем сөймәгән яклап.

Гомер буе “Әткәем!” дип,

Әйтергә тилмергәнсез.

Бәхет эзләп, ялан тәпи

Туң җирдән йөгергәнсез.

Өндә түгел, хәтта төштә

Кайтып кермәгән әти.

Искәртеп җилләр сызгыра,

Сызлана сезнең хәтер.

Һәлак булган солдатларның

Далада йөри җаны.

Кызыл чәчәктәй калыккан

Яуда чәчрәгән каны.

Сугыш ятим иткән бала

Гомер буе да ятим.

Күңелегез шуңа боек,

Моңнар ята тирәнтен.

Сабый чактан телгәләнгән

Сезнең йөрәк чыдасын.

“Әти!” дигән бик газиз сүз

Күңел түрендә калсын!

Шушы кадәр саекмас илһам чыганагын кайдан алды икән дисезме?

“Катлаулы тормыш юлы узып, күп сынаулар һәм гаделсезлекләр кичереп, бирешмичә, нәфрәт җыймыйча яши алу өчен йөрәктә мәңге саекмый торган мәрхәмәт чыганагы булу кирәктер, мөгаен. Миңа Ходайдан бирелгән иң зур бүләк – табигый илһам чаткысы – тере факел булып дөрләп янмаса да, дөньямны бизәп, матурлап, яктыртып торды. Озак еллар журналистикада эшләү дәверендә язмаларым белән бик күпләрне олылап, хөрмәтләп сөендерә алдым, – дип язды ул үзенең “Бәгырьләрдән тамган моңнар” исемле китабында. Тормыш-Галиҗанәп биргән сынау-сикәлтәләр аша үтә-үтә чарланган, тупланган тәҗрибә, әрнү-моң булып йөрәк түрендә алган кичерешләр аның иҗатына әзер җирлек булса, тормышта, янәшәдә булган вакыйгаларга, кешеләргә битараф булмаганга, бар дөньяны күңел күзе белән күрә белгәнгә,  иҗат касәсе һәрчак мөлдерәмә булган да инде аның. “Күңел ярларында ак дулкын”, “Бәгырьләрдән тамган моңнар” исемле китапларына тупланган әнә шул бәгыре аша үткәреп язган әсәрләре тиз арада үз укучыларын тапкан икән, моңа аптырыйсы да түгелдер. Тирән фәлсәфә, кайчакта үзәк өзгеч ярсулык белән язылган шигырләре кайсы гына аудиторияне дә әсир итәрлек шул.

Хәтерлим әле, бер чорда юморескалар белән мавыкты Фәридә апа. Көненә әллә ничәшәрне язды, барысы да көн темасына, юморга төрелгән тәнкыйть тә, сәясәт тә, үзгә фикер дә иде аларда. Кызганычка, китап булып дөнья күрә алмадылар.

Язмаларны да, шигырьләрен дә шулкадәр җиңел, бер тында яза иде ул. Хәтта фикере артыннан язып та җитешә алмый кебек тоела иде. Редакциядә эшләгән елларында авылларга бик күп йөрде, танышлары бик күп иде. Башкаларга булышырга әзер торуы, юмартлыгы (үзе бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә дә, өлгергәннән безне сыйлый башлый, ул пешергән кабак бәлешләренең тәме дә истә) белән дә аерылып торды. Танылган җиләкче, бакчачы да бит әле ул. Гөлләрнең мең серен белүче дә. “Тормыш ыгы-зыгысыннан арысам, урманга барып, күңелемә дәва табам,” – дип шаккатыра торган урман кызы да. Хисле оратор да. Үзе язган шигырьләрен укыганда күпләр аны еламый тыңлый алмый. Шигырьләренә танылган иҗатчылар, галимнәр һәм шагыйрьләрнең югары бәя бирүе дә күпне сөйли. Районда үткән Тукай көннәрендә Фәридә апа сугыш чоры балаларына багышлап язган шигырен укыгач, галим Фоат ага Галимуллин түзми, сәхнәгә чыгып, рәхмәт әйтеп, барлык сугыш чоры балалары исеменнән чал башын ия...

Гомер буе аралашырга яратты Фәридә апа. Кая гына чакырсалар да, бөтен чарага, очрашуларга барырга вакыт таба белде (әле дә шулай). Гаиләсе, якыннары өчен дә, җанын бирердәй булып, кайгыртып яшәде. Чит-ятларга ярдәм итә алудан да тәм таба белде... – Аның күңел җылысы, яз кояшы кебек, һәркемгә җитте.

...Килер язлар әле күп булсын! Иҗат чишмәгез язлар саен көчлерәк булып ургысын! Иҗатыгызга гашыйк укучыларыгызны сөендереп, сокландырып яшәргә язсын, Фәридә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь