Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы ташуга әзер булыйк

Яз иртә килде быел. Кояш көлә, кар катламы күзгә күренеп кими. Язгы ташу буласын алдан фаразлап булмаса да, районда ташуга әзерлек башланды инде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе төзелде. 2016 елгы язгы ташуны кисәтү нигезендә оешма җитәкчеләре белән килешенеп, ташу суларына каршы тору чараларын оештыру буенча комиссия составы, су басу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү өчен кирәкле техника исемлеге расланды, бу эшкә тартылган хезмәтләр һәм җирлекләр җитәкчеләренә урыннарда кирәкле резервны формалаштыру, ташу суларына каршы тору комиссияләре төзү, күзәтү постлары һәм башка төр чаралар оештыру тәкъдим ителде.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм халыкны, торак, хуҗалык итүче объектларны, юллар һәм күперләрне, электр тапшыруы линияләрен саклау максатында, язгы ташу чорына күп санлы хезмәтләр һәм предприятиеләр: гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, район эчке эшләр бүлеге, район гражданнарны яклау идарәсе, район электр челтәре, район электр элемтәсе үзәге, «Балтач газы», район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «МДСУ-1», «Мелиоратор», район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район үзәк хастаханәсе, кулланучылар җәмгыяте, «Благоустройство», Балтач шәһәр җирлеге һәм башка кайбер хезмәтләр көче һәм чаралары эшкә тартылачак.

Халык мәкале: "Яхшыга өмет итсәң дә начарга әзерлән" ди бит. Белгечләр фаразы буенча зур су куркынычы янамаса да, язгы ташуларга әзер булу яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250