Язлар җитеп, кыр казлары тезелешеп кайтканда да...
27 февраль көнне, бүген, әбием Шиһабетдинова Рәйсә Исмәгыйль кызына 90 яшь туласы иде. Тик ике атна элек мәрхүм булды.
Урын өстендә ятса да, туган көненә чаклы торыр, районның мөхтәрәм кунакларын каршы алыр, ил тарафыннан үзенә карата булган хөрмәтне күрер дип уйлаган идек тә бит, их, бездән генә торса икән ул...
Юксыну... Якынын югалткан һәрберебез өчен дә таныш хистер бу. Ничә яшьтә булуларына карамастан, мәңгелеккә бездән киткәннәр сагындыра шул. Минем тормышымда әбием бик тә газиз кеше иде. Күпләр, бәлки, мине аңламас та, чөнки әле шушы яшемә кадәр мин әбиемнең иркә, яраткан кызчыгы булып яшәгәнмен икән. Әйе шул, гомерем сәхифәләрен барлый торгач, шуны аңладым, бер дә озакка аерылып тормаганбыз икән без. Бәлки үз авылымда гына яшәвем дә бик еш күрешүебезнең сәбәбе булгандыр. Әтием белән әнием гомерләре буена тырышып, хезмәттә көн күрделәр, безне дә эш сөяргә өйрәттеләр. Әмма безне тәрбияләү тулысынча әбиебез җилкәсендә булган. Үземне белә башлаганнан бирле, минем тирәмдә җиңелчә, килешле күлмәк кигән, җилкәләренә таратып бәйләгән чем ак яулыклы, чын мөселман әбиләренә хас ягымлы, кирәк чакларда кырыс та була белгән әбием йөгереп йөрде. Әйе, әкрен генә атлый белмәде ул, җитез, өлгер булды. Мичкә ягып, ипиен дә салды, балан бәлешләренең, коймакларының тәме әле дә авызымда тора. Тәрәз төбен тутырып үскән кыңгыраулы гөлләрең, яраннарың да моңаеп калды кебек, әбием. “Утырып торган вакытым әрәмгә үтә кебек, тик тормагыз, эш сөегез, эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр, эш үзегездән куркып торсын!” дигән сүзләре тормышымда яшәргә көч бирә. Табигатьтәге һәрбер үзгәрешне күңел белән дә, күз белән дә тоярга өйрәттең, әбием. Дару үләннәренә хирыслыгым да синнән күчкән, каз бәбкәләрен су буена куып төшкән җирдән дә итәк тутырып нинди дә булса үлән җыеп кайта идең. Тормыш юлында нинди генә авырлыкларга, сынауларга очраса да, сабырлыгы, тыйнаклыгы, кешелеклелеге, туры сүзле булуы белән барысын да җинеп чыкты ул. “Таш белән атканга, аш белән атыгыз!”дип тәрбияләве аркасында, беркайчан да кешеләр белән әйткәләшеп, әрләшеп йөрмәдек. Рәхмәт сиңа, әбекәем минем, тәрбияләвең, чиксез яратуың, күңелемә үтеп кергән киңәшләрең, үгетләрең өчен! Син яраткан язлар җитеп, кыр казлары тезелешеп кайтканда да, кар сулары гөрләп акканда да, җиләкле җәйләрдә дә, мул уңышлы көзләрдә дә, буранлы ак кышларда да минем йөрәгем түрендә син мәңгегә якты кояшым булып, нур чәчеп торырсың, кадерлем. Тыныч йокла, әбием!
Оныгың Миләүшәң.
Чапшар авылы.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев