Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышларың уң килсә...

«Гомер бит ул - түм-түгәрәк, Язмышларың уң килсә...» дип яза Фәридә Шакирова.

Әлеге шигырь юллары шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтүче Илнур Закировка да бик тәңгәл килеп тора. Чөнки гомеренең түгәрәк чоры, язмышы да уң аның.
Гомер агышында һәрвакыт көчле рухлы, киң күңелле, мәрхәмәтле, гаделлекне үз итүче Илнур абый гаиләсендә дә, хезмәт урынында хөрмәткә лаек кеше. Нинди генә вакыт булмасын, иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә ул. Шелтә сүзен дә тавыш күтәрми, җайлап кына иясенә җиткерә.
... Кенәбашның асыл егете Илнур урта белем алганнан соң, Үрнәктә шоферлыкка укый. Ватан алдында изге бурычын үтәп кайткач, «Сельхозтехника»га эшкә урнаша. Максатчан егет тиз арада коллективта үз кешегә әверелә. Үзен яхшы шофер итеп таныткан егет соңрак эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, хезмәтен шул юнәлештә дәвам итә. Шушы чорда Арбор кызы Илгизә белән тормыш корып җибәрә. Яшь гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Хезмәттәге уңышларын газизләренең тәүге куанычлары, шатлык-сөенечләре тулыландыра тора. 2003нче елда гаилә башлыгы Илдар Галиуллин ширкәтенә эшкә килә. Биредә эретеп ябыштыручы булып эшли башлаганына да инде ун елга якын вакыт узган. Двигательләр ремонтлау цехында эшләүче Илнур Закировны җитәкчелек кенә түгел, хезмәттәшләре дә бары уңай яктан гына бәяли. «Тимер-томырларга икенче сулыш өрүче Илнур абыйны мин эшне акка-карага аермаганы һәм һәрвакыт камиллеккә омтылуы өчен хөрмәт итәм», ди моторист Камил Кадыйров та хезмәттәше хакында.
Чыннан да, иң күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Илнур әфәндене хөрмәт итми мөмкин түгел. Тормышының түгәрәк, хезмәтенең һәрвакыт мактаулы булуына омтылучы гаилә башлыгы балаларны да инсафлы, эш сөючән, акыллы итеп тәрбияләүгә зур көч куйган. Закировлар гаиләсендә әти сүзе һәрчак беренче урында. Тормыш иптәше Илгизә ханым да ир хакын хаклап, һәрвакыт балаларга «әтиегез» генә дип тора. Шулай булмаса, бүгенге заманда тырыш, максатчан балалар үстереп булыр идеме икән?!
50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә Илнур әфәнде яшәлгән гомерен, кылган гамәлләрен, куйган хезмәтләрен янәдән күздән кичереп, гомерләр заяга узмаган, дип хаклы рәвештә әйтә ала. Киләчәктә исә аны яуланасы үрләр, парлы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар ихтирамы, кадер-хөрмәт көтә. Менә шулар өчен шаулатып яшисе дә, яшисе әле. Киләчәкнең бүгенгесе кебек мул, парлы һәм бәхетле булуын теләп, тормышның мәгънәсе, яме булган балалар, оныклар һәм тормыш иптәше Илгизә ханым Илнур әфәндене туган көне белән тәбрикләп: «Әтиебез, сине ихластан юбилеең белән котлыйбыз. Тәнеңә - саулык, җаныңа - тынычлык, безне киңәшләрең белән шатландырып, сабырлыгың белән сокландырып, озын-озак яшәвеңне телибез. Без һәр эшебезне сине сөендерерлек итеп башкарырга, һәр гамәлебезне син горурланырлык итеп кылырга, синең к ебек тырыш, максатчан, юмарт, кешелекле булырга омтылабыз. Сине тынычлыкта, муллыкта, кадер-хөрмәттә яшәтә алсак иде, дип телибез», дигән изге теләкләрен ирештерә.
Рәсемдә (сулдан уңга): кияве Азат улы Рамазан белән, Илгизә ханым, Илнур әфәнде оныгы Әдилә белән, Фәнис. Артта: Илүсә, Ильфир улы Илмир, тормыш иптәше Алия белән, Гөлүсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250