Дөньяга килгән һәркемнең бәхетле буласы килә. Әмма язмыш дигәнең көтелмәгән борылышларга да дучар итә шул. Кемдер тумыштан ук күрү яки ишетү сәләтеннән мәхрүм, ә кемнәрдер сөйләшә яки аягына баса алмый…
Ә җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән фаҗигагә, бәхетсезлеккә тарып, я булмаса тазалыгы бетеп, шундый ук хәлгә калучылар азмы? Арабызда ачы язмышларга дучар булып та, тормышта югалып калмыйча, үзләренең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп, олы бәхеткә ирешәләр, хәтта күп кенә сау-сәләмәт кешеләргә дә үрнәк булып яшәүчеләр, халыкка хезмәт итүчеләр бар. Бу язмамда сүз әнә шундый көчле рухлы кешеләр хакында бара да инде.
…Шагыйрә, танылган спортчы, җәмәгать эшлеклесе… Аяусыз язмыш балачактан ук үзен коляскага беркеткән Чулпан Габделганиевага кыскача гына билгеләмә бу. Хәер, Чулпанны районда гына димим, республикада белмәгән кеше бар микән?
Өйләрендә коляскасына утырып йөрергә күнекмәгән ул… Чулпан кунакларны тезләре белән килеп каршы ала, шул рәвешле йөреп, күз явын алырлык кул эшләре, төрле елларда иҗат ителгән шигырь китапларын, яулап алган бүләкләре белән таныштыра… Чулпанның ирешкән уңышларын, бүләк-медальләрен, Диплом, Мактау, Рәхмәт һәм Котлау алган титулларын гына санап чыксаң да, үзенә бер гәзит кирәк булыр иде. "2014 елда Сочида үткән 22нче Олимпия һәм 11нче Паралимпия уеннарын үткәрүгә хәзерлек һәм аны үткәрүгә керткән хезмәтләре өчен" Истәлек медаленә һәм Рәсәй Президенты В.Путин үзе имзалаган Мактау таныклыгына лаек булуы Чулпан өчен иң олы сөенеч булган. Быел исә Чулпанга уңышның тагын да зурысы елмайды: Рәсәй күләмендә инвалидлар арасында Нальчик шәһәрендә узган шашка уеннарында чемпион булып кайтты ул. Чулпан Габделганиева җәмәгать эшлеклесе дә. 2014 елда республикабызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтүгә юнәлтелгән "Олы йөрәкле кеше" конкурсы булып узган иде. Балтач районы инвалидлар оешмасының "Фикердәш" клубы әйдаманы Чулпан шушы бәйгенең "Ихтыяр көче" номинациясендә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде.
Моннан 11 ел элек оештырылган клубта күп төрле кызыклы чаралар, туган көннәр үткәрә, инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга тормышта үз урыннарын табарга, кызыксынуларын үстерергә ярдәм итә Чулпан.
"Клуб" дигәч тә, ниндидер аерым бер бүлмәдә, залда "бикләнеп" яталар икән дип уйлый күрмәгез. Аларга бар җирдә "яшел ут" - спорт белән шөгыльләнәселәре, ярышлар үткәрәселәре киләме, сәнгать-иҗат бәйрәмнәренә әзерләнәселәре яки концертлар куясылары киләме - районыбызның спорт һәм мәдәният сарайларында Чулпанлыларны һәр җирдә киң күңел белән каршы алалар. Чараларга килүчеләргә дә чикләү юк, бирегә сау-сәламәт кешеләр дә: сәнгать әһелләре, спорт тренерлары, җитәкчеләр дә килә, ярдәм күрсәтә һәм алар белән уйнап-көлеп, бәйрәм дә итә… Моннан 11ел элек оештырылган клубта күп төрле кызыклы чаралар, туган көннәр үткәрә, инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга тормышта үз урыннарын табарга, кызыксынуларын үстерергә ярдәм итә Чулпан. Алай гынамы, дистәләрчә буйдаклар биредә үз тиңнәрен табып гаилә корырга да өлгерделәр. Әнә шулай иң беренчеләрдән Куныр авылында Гөлназ һәм Расил Гафиуллиннар, Ләйсән белән Марс Сәләхетдиновларның «гаилә учаклары» кабынды. Ә башкалада беренче тапкыр узган "Татарстанның энҗе бөртеге" бәйгесендә җиңү яулаган Алсу Шәймөхәммәтова Саба районыннан Азат Нигъмәтҗанов исемле егетнең күңелен яулаган. Бүген алар бер ул үстерәләр… Гүзәллек бәйгеләрендә катнашып, Чулпан үзе, коляскасында искиткеч матур биюләр башкаручы Смәел кызы Нурсинә һәм Балтач кызы Зөлфия Галиевалар да затлы "тасмаларга төренеп", кыйммәтле таҗларга ия булып кайттылар.
Спорт... Биредә "Бочча" уенының серләренә төшенгән коляскачы Фәнис Сөләйманов, спортның шушы төре буенча республика чемпионы булып танылды. Рәсәйкүләм ярышларда катнашып та призлы урынга лаек булды. Ислам Гобәйдуллин да шушы ук юнәлештә җиңүләр яулый.
Моннан өч ел элек Чулпан үзенең туган авылы Норма мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дигән гаять матур бәйрәм үткәргән иде. Ул бирегә үзенең «фикердәш»ләрен генә түгел, туган авылының, районыбызның республикабызда да танылу алган шәхесләрен - сәхнә йолдызларын чакырган иде. Шул вакытта бу очрашуның тәэсир көче күңелемнән җуелмады. Сүземне иң өлкән "фикердәш" җырчы, композитор Наил Фәсыйховтан башлыйм әле. Карап торышка сукса тимер өзәрдәй, хезмәт юлын инженер-механик булып узган Наил абзагызның "кимчелеге" фәкать колакта икән. Төгәлрәге колак яфраклары формалашып бетмәгән… Ә ишетү сәләте - искиткеч! Яшьлек елларында радиода берәр яңа җыр ишетсә, икенче көнне үк инде ул җырны Наил тальянын тартып, сәхнәдә яңгыраткан… "Ә малайлар колакны "таптыра башласа, "Тыңламаганга әбиегез борып алды аларны", - дип әйтә идем", ди. Чамалагансыздыр, Наил әфәнденең уллары Раяз һәм Рәсим республикабызның абруйлы җырчылары булып танылдылар…
Алга таба да сүзем гыйбрәтле язмышлы сәхнә осталары хакында. Сүземне концертның аларга гына бәйле өлеше тасвирланган "мини-репортаж"лардан башлармын.
"Чулпанның әнисенә багышланган шигыренә тагын бер җыр: "Әниемнең мамык шәле". Башкара Айсылу Әсәдуллина"… Җырчының башкару осталыгына йөрәктән чыккан сүз һәм беркемне дә кабатламаган гаять матур көй кушыла… Яңа җыр… Алкышлар тынган арада баянчы Айзат Шәйхелмәрданов, кулы белән залга ишарәли - "Җырның авторы - Фидәил Хәйруллин!" …Алдагы рәттән бик авырлык белән генә култык таякларында пәһлевандай ир-егет күтәрелә. Алкышларга рәхмәтен белдереп, елмаюлы йөзе белән башын ия…
Фидәил… Арбаш егете. Моннан 30 ел элек авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Башкалабыз бозлыгында хоккей уйнап, районыбызга дан китергән, ВУЗда узган бәйгеләрдә, район һәм авыл Сабантуйларында бил алышып, дистәләрчә тапкыр милли көрәш батыры булып калган, чирек гасырга якын агроном, тармак җитәкчесе, совхоз директоры вазыйфаларын тарткан… Ә аяк буыннарының сафтан чыгуы - берәр центнерлы "алып батырлар" белән алышуы, батырлыкларының нәтиҗәсе… Бүгенге көндә аягында, тез буыннарының берсен "алыштырган", икенчесенә "чират көтә". Туган авылына багышлап "Мин синеке - Арбашым" исемле клип төшергән. 50гә якын җыр авторы Фидәил Хәйруллинның республикабызда таныласына иманым камил.
Рамазан ФӘРЗИЕВ
район инвалидлар оешмасы рәисе
Нет комментариев