Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышым шул...

Чит җирләргә чык та гыйбрәт ал, ди халык. Гыйбрәт алыр өчен читкә чыгасы юк икән, алар янәшәбездә генә. Түбән Сосна авылында яшәүче Миннәхмәт абый Әюпов белән аралашкач шуңа инандым.

27нче май көнне Миннәхмәт абый 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның язмышы тулы бер китап язарлык вакыйгалардан гыйбарәт. Үтә дә гыйбрәтле язмыш иясе белән очрашып сөйләшүем балачак, мәңге төзәлмәслек яра салган үсмер еллар хакында бәян итүдән башланды.
... Балачагы нинди генә авыр елларга туры килсә дә, әти-әниле булу Миннәхмәтне көчле итә. Чөнки яклаучы һәм саклаучысы булган бала язмыш сынауларына тиз генә бирешми. Беренче авырлыклар, әйтеп бетерә алмаслык кайгы-хәсрәт Әюповлар ишеген 1943нче елда «шакый». Миннәхмәт 11 яшьтә әтисез кала. Соңрак Бөек Ватан сугышында бер-бер артлы абыйсы, апасы вафат була. Тормышның бар авырлыгы әниләре Кәримә белән Миннәхмәт иңенә күчә. Атлы каток белән кырда эшләүләр, күрше бабайсына ялланып көтү көтүләр, Нормабаш урманыннан Шәмәрдәнгә утын ташулар...
1948нче елның көзе. «Правда» колхозында көзге чәчү вакыты. Миннәхмәт ат белән ашлык ташый. Кешеләрнең генә түгел, малларның да ачлыктан тилмергән чагы. Капчык төбендә калган ашлыкны атына алып кайткан Миннәхмәт бу гамәленең гомерлек яра булып һәрчак күңелен сыкратыр дип уйлап та карамый. Тугры дустын ашатыр өчен алып кайткан бер уч ашлык һәм «яхшы» кешеләрнең тиз арада тиешле органнарга хәбәр итүе харап итә Миннәх-мәтне. Авыл советына чакыртып сорау алалар, аннан милициягә алып барып ябалар. Суд була һәм аны биш елга Раифа монастырендагы хезмәт-тәрбия колониясенә җибәрәләр. Биредә Миннәхмәт атлар карый. Ул үзен бары яхшы яктан гына таныта. Хезмәт белән бергә мәктәптә дә белем ала. Колониядәге хәрби тәртип зур тормыш мәктәбе була. Укытучысы киңәше белән Югары Совет Президиумына үтенеч хаты юллый. Озак та көттерми куанычлы хәбәр алына. Миннәхмәт акланып туган авылына кайта.
...Тынлык. Авыр елларны кабат искә төшерү, хатирәләрне яңарту авыр Миннәхмәт абыйга. Ачы күз яшьләрен күрсәтми генә «Язмышым шул...», диде ул бераз вакыт үткәч. - Язмышым бер дә күңелле түгел минем, - дип тә өстәде.
- Әмма сезнең язмыш гыйбрәтле, - дим әңгәмәдәшемне юатырга теләп. Миннәхмәт абый шул ук елны армиягә алына. Мәскәү янында, соңрак Архангельск өлкәсендә хезмәт итә. Туган авылына кайту белән колхозда эшли. Авылдашы Нәвилә белән тормыш корып, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Тракторчы һөнәрен үзләштереп, «Сельхозтехника»да хезмәт куя. Тырыш, максатчан Миннәхмәт абый коллективта зур абруй казана. Районда үтүче алдынгылар слетында аның урыны һәрвакыт түрдә була. Лаеклы ялга ул «Сельхозхимия»дән чыга. Хезмәтендә олы ярдәмчесе булган «ДТ-75» тракторын бүләк итеп бирәләр үзенә. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый ул. Тракторы белән бик күп авылдашларының гозерен тыңлый. Үзлегеннән ислам динен үзләштерә һәм сосналылар тәкъдиме белән имам итеп билгеләнә. 15 ел буе имам вазыйфасын үтәүче Миннәхмәт абый бүген улы Илһам, килене Рузилә, оныклары Инсаф, Асаф тәрбиясендә яши. Һәрчак хәрәкәттә булган юбиляр ул-кызлары, килен-кияүләре һәм оныкларына олы таяныч, зур ярдәмче дияргә кирәк. Шуның өчен дә алар Миннәхмәт абыйга бик рәхмәтле һәм «Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, Ходай биргән гомереңне иминлектә үткәрүеңне, әле озак еллар өебезнең нуры булып, төпле киңәшләрең белән ярдәм итеп яшәвеңне телибез» дигән бәйрәм котлауларын да ирештерәләр. Амин, шулай булсын. Нахакка кыерсытылган, рәнҗетелгән, шулай да һәрвакыт намуслы, гадел булып калган Миннәхмәт абый бу теләкләрнең һәрберсенә лаек, ләбаса.
Табигать яшәрә, ямьләнә. Җир өстен яшел үлән каплап, тузганаклар баш калкыта. Әлеге гүзәл чорда адәм баласы да ниндидер рухи үзгәреш кичерә. Яшәгән саен яшисе килә. Еллар гына тыныч, имин булсын да, кабаттан рәнҗетүләр, кыерсытулар кичерергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250