Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмыш сынауларын канат итеп...

"Без, без, без идек, Без "Фикердәшләр" идек. Бер төркемгә җыелдык, Уйнадык та, җырладык - Бәйрәм итеп туймадык, - дигән такмак килде күңелгә, аларны күргәч.

Күпләргә таныш, балачакта бик яратып уйнаган "Без, без" уены искә төште. Кемнәр турында сүз бара, дигән сорау чагыла карашларыгызда. Әлбәттә инде, Чулпан Габделганиева җитәкләгән "Фикердәшләр" клубы турында әйтергә телим. Нигә алар хакында сүз башладың, дисезме? Чөнки без аларны үзебезгә кунакка чакырдык!

Әйе, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көтеп алган бәйрәмнәрен үзенчәлекле итеп уздыру нияте белән Кили мәдәният йорты на дәштек без аларны. Үзара ярдәмләшеп яшәүче мөлаем йөзле, нурлы карашлы, бер-берсенә матур мөнәсәбәтләре белән башкалардан аерылып торучы бу төркемдәге һәркемнән җылылык бөркелә... Бер-берсенең характерларын, сәләтләрен дә белеп бетергәннәр. Кыскасы, зур бер гаилә кебек алар.

Күбесе турында сүз башласаң, шаккатасың - спорт ярышларында җиңүчеләр! Медальләрен санап бетерә торган түгел! "Кулларыннан гөл тама",- дигән әйтем дә туры килеп тора үзләренә. Аларның кул эшләреннән төзелгән күргәзмә шул турыда сөйли түгелме соң? Йөрәк түрендәге иң матур хисләрен, беркемгә дә сөйләп булмый торган, күңел төпкеленә яшеренгән иң нечкә тойгыларын матур бизәкләренә күчерә бит алар!

"Фикердәшләр" янына авылдашларыбызны да дәштек. Ни арада аралашырга да өлгерделәр, дуслашып, күңелле итеп бәйрәм дә иттеләр алар. Кили мәдәният йорты һәм Нормабаш авыл клубы берлектә әзерләгән бәйрәм искиткеч булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре Рузилә Шамкаева, Халидә Гарифуллина, Фәрит Гарифуллин, Нурсия Шагидова ачык йөз белән каршы алып, үзгә бер бәйрәм оештырдылар үзләренә.

Сәламәтлеккә туймасалар да, күңелләре сау, пакь аларның. Рәхәтләнеп уйнадылар, шаярдылар, җырладылар алар биредә. Бу күркәм чарага "Балтач нуры" мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин да килүе нур өстенә нур булды. Ул үтемле вәгазьләрен сөйләде һәм "Вазыйфа: туганнан алып үлгәнгә кадәр" китабын бүләк итте.

Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов та кунакларны бәйрәмнәре белән котлады һәм мөмкинлекләре чикләнгән булуларына карамастан, алардагы ихтыяр көченә, күңелләрендәге тормышка мәхәббәт хисенә соклануын белдерде. Җилләрдә сыналмыйча, тормыш авырлыклары алдында бөгелмичә яшәү мәгънәсен тапкан рухи камиллеккә омтылучыларга сокланмый ничек түзәсең?! Әйе, тормышның нинди генә сынаулары юк... Язмышын берәү дә сайлап алмый. Ә алар бернидән дә курыкмый - язмыш сынауларын канат итеп, һаман очарга омтылалар. Үрнәк тә алырлык, гыйбрәт тә...

Алар белән очрашулар декадада гына түгел, һәрдаим дәвам итсен иде. Адым саен зарланып яшәлгән бу заманда үзләрендә яшәр өчен көч табып, бернигә дә сукранмыйча гомер кичерүче менә кемнәрдән үрнәк алып яшисе безгә.

 

Халидә Гарифуллина
Кили авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы инвалидлар ункөнлеге