Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйбәт кеше иде…

Илгиз Гайнуллинны белгән кешеләр аны сөйкемле сөякле, гадел, үзенә тартып тора торган, әйбәт кеше иде, дип искә алалар. Соңгы юлга озатырга килгән халык Утар Аты урамнарына сыймады.

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның аянычлы үлеме бик күпләрне тетрәндерде. Мин  бу хәбәрне ишетүгә, ышанып бетәргә теләмичә, Утар Аты авылында яшәүче ветеран хәбәрчебез Илсум абый Садыйковка шалтыраттым.

– Әле менә Нурания апагыз белән аңга килә алмыйча утырабыз, – диде ул. – Бик матур итеп эшли генә башлаган иде…

Илгиз Ильяс улы 14 ел Кушлавыч авылы мәктәбендә директор булып эшләде. Очрашканда йөзендә елмаю булса да, гади мәктәп түгел иде бу. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган авылында галәмәт зур итеп салынган әлеге уку йорты тора-бара баш авыруына әйләнде. Балалар азайгач ябылу куркынычы да килеп туды. Аны ничек итеп саклап калуларын директор үзе генә белгәндер. Ир-егетләр тыштан сиздермәсә дә, эчтән генә елаган вакытлары да була.

Илгиз Гайнуллинны белгән кешеләр аны сөйкемле сөякле, гадел, үзенә тартып тора торган, әйбәт кеше иде, дип искә алалар. Соңгы юлга озатырга килгән халык Утар Аты урамнарына сыймады. Аны яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Бер ел эчендә авыл җирлеге башлыгы булып эшләп, шушы җирлеккә кергән авыллар кешеләренең абруен казанды ул. Аңа кадәр гауга куптарган мәсьәләләрне җайлап кына хәл итте дә куйды. Үзара салым акчаларын да кая куйдыгыз, дип сораучы юк. Чөнки бар да үтә күренмәле, тиененә кадәр исәпләп халык күз алдында исәп-хисап ясала.

Район башлыгы Илшат Нуриев та хушлашу сүзендә Илгиз Ильяс улының хезмәтенә югары бәя бирде.

Мәрхүмнең хатыны Суфия ханым, кызлары Зилә белән Дилә өчен дә бик авыр вакытлар.

– Ул миңа “әнкәсе” дип дәшә иде, – ди Суфия ханым. – Кызлар “Әти безнең стена”, – диләр иде. Илгиз “Моны эшләмичә булмый, әнкәсе”, дияр иде. Спорт ярышларына барасы, дигәч тә үгетләп карадым, дарулар да эчкәли иде. Спортны бик яратты. Куллары да бар эшкә ята иде. Өй эченә, мунчага ремонтны үзе ясады. Кияүләр дә булышты, алар өчен, кызлар, оныклар, кода-кодачалар дип үлеп торды. Аннан алдагы шимбәдә генә тагын бер оныкны алып чыккан идек. Анда боек иде, диләр. Спорт ярышларында да үзен боек күргәннәр. Ул дүрт көн укуда булды, Казанда кунды. “Шундый зур өйдә берүзем ничек куныйм?” – дим. “Мин булмасам нишләрсең соң син?” – диде. Шундый авыр вакытта кайгыбызны уртаклашкан, матди ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, район мәгариф идарәсенә, профсоюз оешмасына, мәктәп директорларына, Утар Аты, Кушлавыч мәктәпләре, Кушлавыч балалар бакчасы коллективларына, район мәдәният идарәсенә, Утар Аты авыл җирлегенә кергән клублар хезмәткәрләренә, Утар Аты, Югары Аты авыллары халкына, Югары Аты хоккей командасына, барлык туганнарга, дусларга зур рәхмәт!

Кеше китә, җыры кала, диләр. Илгиз Ильяс улы халык күңелендә якты истәлек булып сакланыр.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия

2
X